24.12.2019      239      Комментарии к записи Ниләр көне – Татар телендә шигырьләр отключены
 

Ниләр көне – Татар телендә шигырьләр


“Куптэн эйткэнем юк иде,
Мин яратам сине эни”.
Барда яхшымы сон ,балам
Кунелем эллэ нилэр уйлый.

Эйтмэсэндэ яратам дип,
Кузлэреннэн аны сизэм.
Мин уземдэ йорэгемнен
Бар жылысын сина бирэм.

Конен ничек утэ балам,
Ачлы туклы йормисенме?
Кунеленэ якын булган
Эшлэрендэ эшлисенме?

Газиз әнием минем,
Яныңда шундый рәхәт,
Чәй эчеп, сөйләшүләр,
Җаныма бирә сихәт.

Син янәшә булганда,
Онытыла бар борчулар.
Урамда кыш булганда,
Куңелдә матур язлар.

Синең янда гел бала мин,
Әни булсам да үзем.
Күңелгә шифа сибә,
Синең назлы һәр сүзең.

Өйнең яме – әнидә ул,

Эни, эни, эникэем – диеп,
Мен кабатлар идем ишетсэн.
Яннарына очып кайтыр идем,
Туган йортта эгэр син котсэн.

Юк шул инде, хэзер сонга калдым,
Укенечлэр отэ йорэкне.
Энилэргэ эйтер сузлэр булгач,
Сонга кадэр сузу кирэкме?!

Эни диеп эйтер кешен булу
Бу доньяда олы бэхет ул.
Эни кунеле балалары очен,

Әнием, бәгырем, рәхмәт сиңа,
Син бит миңа гомер бирдең,
Акыллы киңәшләрең белән
Тырышып, тәрбияләп үстердең.

Татлы йокылар йокладым
Синең җылы кочагыңда,
Бер кайгысыз яшәдем мин,
Әнием, бәгырем, синең яныңда.

Үсеп җиткәч чыгып киттем,
Туган авылымнан еракка.
Бик еш кайта алмадым шул
Әнием, бәгыре.

Яратам сине энием,
Яратмый ничек булсын?
Кайтыр коннэр алда эле
Сагынып котучен булсын.

Кызым диеп каршы алып
Кочаклап убэсен дэ,
Эреп китми ничек булсын?
Синен куенын эчендэ.

Энием минем, бэгырем,
Бик яратам узенне.
Озатып каласын мине,
Онытмам сузлэренне.

Берэр атна курми торгач.

Әни,нихәл? диеп шалтыратам
Хәлең ничек бүген,кәефең?
Тавышыңны иртән ишетмәсәм
Алга бармас сыман бер эшем.
Биш минутка бармый сөйләшүең
Рәхмәт кызым. акчаң бетмәсен!
Әбитең дэ кайткач иркенләбрәк
Бүген әле тагын дәшерсең.
Балаларның тазалыгын сорый,
Кияү үз эшенә киттемә?
Ярар кызым,озак сөйләшә,дип
Орышмасың.

“Энкэемнен сузлэре” Соембикэ Досаева Эстерхан.

Елмайса йозеннэн анлыйм
Энкэемнен телэген.
Донья кинлегенэ тинлим
Энкэемнен йорэген,
Энкэй, сина булэк итэм
Ботен донья голлэрен.
Юллар кебек озын булсын,
Энкэем, гомерлэрен.
Ай нурыннан да нурлырак
Энкэемнен йозлэре.
Монлы койдэй кунелемдэ
.

Әни миңа тормыш бүләк иткән,
Балам диеп назлап үстергән.
Кечкенәдән биргән киңәшләре
Китми әле һаман күңелемнән.

Әниләрнең изге догасында,
Үтә озын юллар арасы.
Аклап аның изге фатихасын,
Безгә әле алга барасы

Әниләрсез яшәү, яшәү түгел,
Әниләр маягы гомернең.
Бу доньяга булмый ике килеп,
Әниләрн.

Җырлыйк әле дуслар,
Әни турында.
Җырлыйк әле дуслар,
Сөю турында!
Моңа тулсын әле дөнья!
Дөрләп торсын әле дөнья!

Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан.
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.

Әни җаным, мин кайтмагач,
Эшләп аргандыр инде;
Мине көтеп көннәр буе
Күзе талгандыр инде.

Кулларыңнан, әни, гөлләр тама,
Тырышлыгың бар да үзеңнән.
И, әниебез, һәрчак сәламәт бул,
Нур сирпелсең синең йөзеңнән.

Әни диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда!
Шатлыкларың булса – уртак була,
Кайгыларың булса – югала.

Тыныч, сабыр, игътибарлы,
Намуслы, тырыш, тыйнак.
Ходай шушы сыйфатларны
Биргәндер сиңа җыйнап.

Әни диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз һич ярамый
Әни сүзен таптарга!

Алларыңа килеп баш иябез,
Рәхмәтләрне сиңа әйтәбез.
Догаларың белән ярдәм итеп,
Сау-сәламәт яшә, әниебез.

Балаларым диеп өзелеп тордың,
Ким-хур итеп безне йөртмәдең.
Алтыннанда кыйммәтрәк, әни,
Синең әйткән һәрбер сүзләрең.

Синең барлыгыңны тоеп яшәү
Бу дөньяда, әни, бик рәхәт.
Кадерленең кадерлесе бит син,
Барысы өчен сиңа зур рәхмәт.

Сокланып карап торырлык
Күзне ала алмыйбыз.
Әнкәйләрнең бөйклеген
Соңрак. соңрак аңлыйбыз.

Язлар, җәйләр аша үтеп, уңышлар җыеп,
Тагын бер ел узып китте, канатын җәеп.
Ел барышыннан калышмый, без бардык атлап,
Дөрес яшәргә тырышып, сабырлык саклап.
Без телибез бар яшьләргә саф, матур хисләр!
Беркайчан да керләнмәссен сезнең күңелләр!
Парлыларның мәхәббәте гомерлек булсын!
Парсызларга пар канатын табарга язсын!
.

Источник: www.tatarsms.ru

Әни турында шигырьләр

Кем уяткан Ләйләне? (С.Сөләйманова)

Иртүк торып битен юган,

Кем уяткан Ләйләне?

Уятмаган, үзе торган —

Бүген әни бәйрәме.

Пәрдәләрне ачып куйды,

Көн кояшлы, көн ямьле!

Якты булсын, балкып торсын —

Бүген әни бәйрәме.

Өстәл өстен кат-кат сөртте,

Җәйде ап-ак җәймәне.

Чиста булсын, пөхтә булсын

Бүген әни бәйрәме.

Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдә әле:

Шигырь – Кем уяткан Ләйләне. С.Сөләйманова

Әни сүзе (З.Туфайлова)

“Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

“Әни” сүзен таптарга.

Әни кирәк (Р.Миңнуллин)

Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Йокы татлы булсын өчен

Җил-яңгырдан саклар өчен,

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Усаллардан яклар өчен

Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Дөнья ямьле булсын өчен

Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Иң кадерле кеше җирдә —

Җирдә миңа ни кирәк? (Ш.Галиев)

Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк!

Әти дә әни кирәк!

Без яшәгән өй кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Әллүкиле көй кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Тукай туган тел кирәк!

Әллүкиле көй кирәк!

Тукай туган тел кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Туган-үскән ил кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Мәңге имин Җир кирәк!

Туган-үскән ил кирәк!

Мәңге имин Җир кирәк!

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Бар өйгә нур бөркелә.

Тыңлап бишек моңнарыңны,

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң әүвәл

“Әннә” дип ачылган бит.

Безнең әни (Ф.Рәхимголова)

Кем тегә матур күлмәкләр,

Кем ясый асыл бизәкләр,

Кем тәмле ашлар пешерә,

Гел сине искә төшерә?

Кая барсаң, күз алдыңда,

Һәрчак күңелеңдә яши?

Ул – безнең иң якын кеше,

Ул, белегез, безнең әни.

Ял ит, әнием! (М.Садри)

Без булган чакта

Төн йокысын һич

Өзеп бирдең син.

Син ачтың телне,

Без синең белән

Вакыт таптың син

Әниемә булышам (Л.Әмирханова)

Пөхтә итеп өйне җыям,

Гөлләремә су сибәм.

Менә ничек тырышам,

Әнием белән кибеттән

Ипи-сөт алып кайтам.

Борчулы булса әнием,

Тынычлан, дип, юатам.

Менә ничек тырышам,

Мин әнигә булышам (Ә.Габиди)

Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп:

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп, тәмле итеп.

Мин дә булыштым әнигә

Үзең эшләгәч, тәмле ул –

Кирәк эшләп ашарга!

Алмазга Азат кирәк,

Азатка Алмаз кирәк.

Әти дә аз-маз кирәк.

Җәен кунакка барганда

Күрше малайлар кирәк.

Иң кирәкләрнең кирәге

Нигә икәнен санарга

Бармаклар бик күп кирәк.

Йоклатканда да кирәк

Юатканда да кирәк.

Уятканда да кирәк.

Һәммәсенә әни кирәк.

Ә әнигә кем кирәк?

Әниләргә без кирәк,

Якты, аяз көн кирәк.

Әнием минем матур,

күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була,

ул өйгә кайтып кергәч.

Рекомендуем почитать ►
Подготовительная группа ДОУ

Мин елышам әнигә,

Битләре аның кайнар,

ә куллары йоп-йомшак.

Конфет та кирәк түгел,

кирәк түгел курчак та,

Чөнки мин әниемне

алдым инде кочаклап.

Әнием куаныр (Зөлфия Ханнанова)

Өй эшләре бигрәк тә күп,

Һич кенә юк буш чагым.

Чү! Кычкырып сөйләшмәгез,

Ә мин кибеткә барырмын,

Идәнне дә юармын.

Чәй кайнатып куярмын.

Йорт эшләрен бетерүгә,

Курчагым да уяныр.

“Минем кызым уңган”,- диеп

Әнием дә куаныр.

Әниемә эш күп өйдә –

Мин шуңа да булышам.

Менә әле дә мин аңа

Булышам шул, юышам шул,

Мин бит инде булышчы.

Уф, арыдым ! һаман бетми !

Әнием , кил, булышчы !

Сәбәбе нидә икән (Мөҗәһит)

Чәйне мин үзем генә дә

Пешереп эчә беләм.

Тик нигәдер чәй икенче,

Тәмлерәк әни белән.

Җәен җиләккә барганда,

Әни булса яныңда,

Рәхәтлекнең чиге булмый

Әни урынны җәйдеме,

Керә тәмле төш кенә.

Шушы кызыклы хәлләрнең

Кем серенә төшенә?

И бала! Әнкәң сине

Ярата, сөя, бәбкәм бу, ди,

И ике күзем нуры,

Җаным бу, ди, чәчкәм бу, ди.

Тәрбия кылды сине ул.

Син үзең белми идең,

Күп вакыт елый идең,

Йоклый идең, көлми идең.

Син еларга башласаң,

Чү-чү, балам, чү-чү, дигән,

Тирбәтеп, көйләп кенә,

Әллү дигән, бәллү дигән.

Синең өчен караңгы төн

Әллә ничә уянып,

Биргән сиңа күкрәк сөтен.

Әниемнең кызы юк бит

Әниемнең кызы юк бит,

Мин әнигә бер генә.

Кызы да юк, эше дә күп

Әниемнең кызы юк шул,

Мин булышам әнигә.

Аш пешерәм, җыештырам,

Кер юышам әнигә.

Кибеттән сөт алып кайтам,

Ипигә дә йөгерәм.

Әниемнең кызы юк та-

Малае бар бер дигән!

Минем әни бу дөньяның

Иң чибәре, сылуы.

Минем әни, һич бәхәссез,

Иң сөйкемле әни ул!

Һәммәбезгә туры юл.

Борчыйсым килми әнине,

Елмаеп, көлеп йөрсен.

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен!

Иң-иң иртә кем тора?

Иң иртә әнкәй тора.

Без торганчы өстәлдә

Коймак белән чәй тора.

Иң-иң соңлап кем ята?

Иң соңлап әнкәй ята.

Үз йокысын биреп ул

Безне күбрәк йоклата.

Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Синең өc-баш киемнәрең урындыкка пөхтәләп җыеп куелган. Сиңа рәхәт-рәхәт.

Син шул вакытта үзең дә сизмәстән «әни» дип эндәшәсең. Нигә? Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул менә хәзер «әни» дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. Ананың йөзе елмайды, күзләре энҗе ташлары кебек ялтырап китте. Нигә? Чөнки «әни» дигән сүз белән аңа бу иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте. Аның күңеле татлы хисләр белән тулды. Тормыш синең телең аркылы шулай үзенең иң бөек юлдашын, армас-талмас хезмәтчесен котлады.

Әни. Нинди зур сүз бу!

Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!

Источник: sabyem.ru

«Йөрәк җылым сиңа, әнием. »

(Әниләр көненә багышланган бәйрәм сценарие)

Максат:Әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен бер генә булуын төшендерү;балаларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре тәрбияләү; гаилә белән бакча арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгыту.

Чара барышы.

Алып баручы. Әни. Әлеге кыска гына сүз үзендә күпме наз, йөрәк җылысы һәм яратуны саклый. Аны әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Кадерле әниләр, бүгенге бәйрәмебез сезгә багышлана! Бүген бөтен дөнья әниләр турында сөйли, хәтта әниләргә багышланган махсус«Әни+» телевидение каналы эшли. Анда бөтен тапшырулар сезгә багышланган, кадерле әниләр! Бәйрәмнәрдә кешеләр бер-берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Ә ана кеше өчен сабыеның елмаюлы йөзен күрү, яратуын тоюдан да олырак бүләк буламы соң? Әлбәттә, юк! Шуңа да бу бәйрәмнең иң кадерле бүләкләре – балалар үзләре, аларның сезгә әйтәсе назлы сүзләре, күрсәтәсе һөнәрләре булыр.

Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле тамашачылар! «Әни + » теле каналы үзенең эшен башлап җибәрә. Эфирда – яңалыклар . М узыка зал ыннан туры трансляци яне башлыйбыз . Студиябез кунаклары –3нче төркем балалары . Алар бу очрашуга бик озак әзерләнгәннәр, әниләренә гаҗәеп матур бүләк тә әзерләгәннәр.Алкышлар белән каршы алыйк үзләрен!

1. Әни кебек булсам иде! –

Аның назлы сүзләре.

Их, яратам әниемне –

2. Әни кебек булсам иде!

Гелелмаеп торсам иде.

Гелнурчәчеп торсам иде!

3. Мөмкин булса, җыеп учларыма

Бирер идем кояшнурларын,

Әни кеше генә кочагында

Назлый белә кызын, улларын.

4. Бу дөньяда әниләр күп,

Минем әни бер генә.

Үзе уңган, үзе тырыш,

Бар эшкә дә өлгерә.

5. Бигрәк матур безнең әни,

Елмаеп көлеп тора.

Бар кеше күреп тора.

Җыр «Әниләр елмаюы»

Алып баручы: Телеэфир үзенең эшен дәвам итә. Программада «Көйне беләсеңме?» тапшыруы.Кунакка килгән әниләр,балалар җырларын барыгыз да беләсез микән, сынап карыйк әле.

«Угадай мелодию » тапшыруы заставкасы.

Алып баручы: Көйләр авыр түгел, бик җайлы. Бирегә дүрт әнине чакырыбыз. Көй яңгыргач та, сезгә кыңгырау шалтыратырга кирәк. Көйнең исемен әйтеп, җырны сүзләре белән җырлап та күрсәтерсез.

Танылган мультфильмнардан көйләр.

Алып баручы: Ә хәзер эфирда «Барысыннан да яхшырак!» тапшыруы! Ә үзләренең гаҗәеп бию осталыкларын сезгә 6нчы төркем балалары тәкъдим итә.

«Барысыннан да яхшырак!» тапшыруы заставка сы.

Алып баручы: Биюдән тыш алар әле «Без нәфис сүз осталары» дип тә белдерәләр һәм әниләргә шигырь бәйләме бүләк итәләр.

6нчы төркем балалары шигырьләре.

«Әниләр бәйрәме» – Саҗидә Сөләйманова ;

«Әнием» – Ренат Харис; «Минем әни иң әйбәт» – Вәсимә Хәйруллина.

«Гаҗәп кешеләр» тапшыруы заставкасы.

Алып баручы: Бәйрәмебезне дәвам итәбез. Киләсе тапшыру “Гаҗәп кешеләр” дип атала. Андыйларны әллә кайдан эзлисе юк: әниләребезнең һәрберсе гаҗәп кеше. Кем бер үк вакытта берничә эш эшли ала: ашарга да пешерә, бала белән шигырь дә ятлый? Машина йөрткәндә үзен сэлфига төшерә. Шул ук вакытта әниләр гаилә бюджетын да күз уңыннан югалтмый. Хәзер бирегә чыгачак әниләр җитезлектә һәм игътибарлылыкта көч сынашачак. Аларга менә бу янчыклардагы акчаларны саный-саный минем сорауларыма җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска кирәк булачак.

Әниләр бутафор акча «саныйлар», сорауларга җавап бирәләр.

– Балагызның исеме ничек?

– Балагызның фамилиясе ничек?

– Балагызга ничә яшь?

– Балагызның әтисе ни исемл е?

– Балагызның яраткан уенчыгын атагыз.

Алып баручы: Афәрин! Менә нинди җор телле, җитез безнең әниләр! Ә хәзер әйтегез әле, сез ашарга пешерергә яратасызмы?Мин моны юкка гына сорамадым: эфирда «Тәмлетамак» тапшыруы!

Рекомендуем почитать ►
Средняя группа, Календарно-тематическое планирование

«Тәмлетамак» тапшыруы заставкасы.

Алып баручы: Хәзер биредә зур аукцион узачак!Гади аукцион түгел: яшелчә, җиләк-җимешләр аукционы! Әниләргә сюрприз: мин аларның исемен атыйм, ә сезбу яшелчәләрдән, җимешләрдән ризыклар әйтәсез. Соңгы ризыкны атаучы бүләккә ия була!

Әниләр белән аукцион.Әсбаплар – кыяр, алма, чөгендер, бәрәңге, кишер.

Алып баручы: Ә хәзер бүләк кабул итеп алыгыз – музыкаль оркестр «Күңелле ашханә»!

13нче төркем балалары музыкаль инструментларда уйныйлар, шигырьләр сөйлиләр.

Алып баручы: Менә шулай, безнең“Әни+” каналында нинди генә жанрдагы тапшырулар юк! Шуларның иң кызыклысы, мөгаен, “Сәхнә ПЛЮС” тапшыруыдыр. Ел саен без иң тырыш, сәләтле балалары белән татар телендә берәр әсәрне сәхнәләштерәбез. Бүген сезнең игътибарыгызга Э. Шәрифуллинаның “Бәйрәм ашы кара-каршы” спектаклен тәкъдим итәбез. Бу мюзикл жанрындагы комедия. Рәхим итеп бергәләп карыйк!

Э. Шәрифуллина.«Бәйрәм ашы кара-каршы» спектакле.

Алып баручы: Менә эфир ыбызахырына да якынлаша . Шуңа күрә һәр телеканалдагыча һава торышын тыңлап узыйк. “Лилия” балалар бакчасы территориясендә аяз һава. Һәркемнең күңелендә Әни дигән якты кояш балкый,күз яшьләре рәвешендәге явым-төшем көтелми, йомшак кына бәйрәм җилләре исә. Балалар әниләрен һәм тәрбиячеләрен тыңлыйлар, шуңа күрә һәркемнең басымы да нормада, тавышлану рәвешендәге геомагнит дулкыннар күзәтелми.Көннәребез һәрчак шундый якты, матур булсын иде! Кадерле әниләр, ныклы сәламәтлек һәм кояштай озын гомер телибез сезгә! Һәм балаларыбыз да бу теләкләргә кушылып, әни турындагы иң матур җырны сезгә бүләк итә.

Алып баручы: Изге теләк белән барыгызга

Тәмамлана бәйрәм кичәбез.

Туар көннең кадерен белеп,

Гел шатланып яшәгез!

Рәзинә ХӘСӘНОВА, 94нче «Лилия» балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе,

Зөлфия ЗАҺИДУЛЛИНА, 94нче «Лилия» балалар бакчасының музыка җитәкчесе.

Источник: chelny-rt.ru

Әниләр көненә шигырьләр – Укучыларыбыз иҗаты

Минем әнием

Минем әнием дөньядагы иң матур әни. Ул иң яхшы әни! Аның исеме дә үзенә бик килешле – Гөлназ. Бөтен Җир шарындагы назны үзенә туплаган ул.
Шулай ук гөлләр үстерергә дә ярата. Кыш көне өебез гөлләргә күмелсә, җәй көне бакчабыз шау чәчәктә утыра.
Мин әниемне бик яратам. Ул уңган, сабыр, тырыш кеше. Олыларны олыларга, кечеләрне кече итәргә куша. Мин әниемне хөрмәт итәм, аның йөзенә кызыллык китермәм, олыгайган көндә терәге булырмын.

Фәния Шәмсевәлиева, Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек мәктәбе

Әниемә
Әнием, кояшым син,
Назлы сүзең яраттыра.
Иркәләп үстерәсең син,
Елмаюдан өй яктыра.
Мин дә сиңа охшап торам!
Авыр чакта булышасың,
Ни әйтсәм дә, кичерәсең,
Дошманнардан саклыйсың син,
Ышанычны аклыйсың син,
Шатлык булып киләсең син!
Минем әни
Минем әни – укытучы,
Үз эшен бик ярата.
Менә шигырь яздым әле
Әниемә карата.
Нинди эшкә тотынса да,
Һәр эше тора көлеп.
Үскәч, үземдә булырмын,
Нәкъ менә әни кебек.
Корбангалиева Энҗе
Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы

Әнием
Өй нуры минем әнкәем,
Өйнең кояшы бит ул.
Эшне җиренә җиткерә
Шуңа әнкәем бит ул.
Әнием пешергән ризыклар
Телләреңне йотарлык,
Ул теккән киемнәр
Күзнең явын алырлык.
Менә шундый минем әнкәй,
Минемчә, иң әйбәте.
Дөньядагы бар әниләрдән,
Минемчә, иң яхшысы.
Галәветдинова Мәликә
Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы
Әнием
Кемнең әнисе әйбәт?
Минеке ул, әлбәттә.
Өйрәтә мине әни
Матур яхшы гадәткә.
Әни кеше уңган ул,
Бар эшне дә булдыра,
Аннан мин дә үрнәк алам,
Күп эшләргә өйрәнәм.
Әни кебек булыр өчен,
“4”кә, “5”кә укыймын.
Көндә әнигә булышам,
Чынаяклар юышам.
Менә шундый кеше мин
Бар эшкә дә булышам.
Әни кебек булырга,
Бик тә каты тырышам!
Мөхәрләмова Динә
Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы

Нур сибелә
Иң яраткан әниемнең
Исемнәре – Гөлнара.
Йөзләренә бер карасам,
Күңелләрем шатлана.
Әнием гел көлеп тора,
Йөзе нур сибеп тора.
Ягымлы күзләре белән
Ул миңа карап тора.
Вильданова Ильнара
Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы

Акыллы, матур һәм тырыш –
Ул минем әни генә!

Бу юлларга әниемә булган бар хөрмәтемне, яратуымны сыйдырасым килде. Минем әнием – Абдельманова Светлана Бәрлебашында яши. Иртән иртүк ул инде аяк өстендә. Мин торган вакытка тәмле ризыклары да пешкән.Чәчемне ап-ак бантик белән үреп мәктәпкә озата. Эше бик күп әниемнең. Өйдә хуҗалык та зур. Шуңа да аңа булышырга тырышам. Кечкенә сеңлемне дә карашам, табак-савыт, идәннәрне юышам. Минем үсеп, үзенә булышканны күреп әнием куана. Әти белән дә әнием гел елмаеп кына сөйләшә. Минем бер генә теләк: һәр иртән шулай гел әнием елмаеп, назлап уятсын иде. Мин әниемне бик-бик яратам. Бу сүзләрне мин аның үзенә дә еш әйтәм. Әнием эштә чакта да бик күңелсез өйдә. Исән-сау бул, әнием.

Козлова Александра 3 сыйныф. Кайбыч, Бәрлебаш

***
Баһавиева Наталья Анатольевна – минем әнием. Һәр иртән назлап-сөеп уятучы, тәмле ашлар белән сыйлаучы, яклаучы, сөюче, яратучы кешем ул. Без аның өч баласы, аны бик яратабыз.Әни безнең өчен бар нәрсәне дә эшли, безнең уңышларыбызга шатлана.
Әнинең туган көненә без җыелышып торт пешердек. Ул тортны күргәч әнинең ничек куанганын белсәгез! Нинди генә сүзләр әйтеп мактамады безне әни! Шул торт белән әти белән бергә өстәл артына утырып чәй эчүләрен күрү – безгә олы шатлык ! Ә кечкенә энекәшем чәчәкләр җыеп бүләк итте. Әнием әле бик матур киенә дә. Модалы киемнәре аңа килешеп кенә тора!
Әнием чисталык ярата. Өйдә дә гел тәртип урнаштыра, безне дә шуңа өйрәтә. Өйдә дә, эштә дә чәчәкләр үстерә. Мин дә аннан гел үрнәк алып яшим.

Баавиева Айсылу, 3нче сыйныф, Кайбыч, Бәрлебаш

***
Әнием – минем өчен иң кадерле кеше. Иң ягымлы әни – миндә генә, иң матур әни – миндә генә. Әниемнең йөрәге олы – ул һәркемгә ярдәмгә ашыга, ярдәм итәргә тырыша. Мин ул сыйфатын бигрәк тә яратам. Укытучы булып эшли әнием. Эшен бик ярата ул. Мәктәптә дә, өйдә дә без гел бергә. Иң акыллы киңәшләрен дә безгә биреп тора әнием. Апам дә, мин дә аны бик яратабыз.
Иң яраткан шөгыле әниемнең – яшелчә үстерү. Мин дә аңа бар эштә дә булышырга тырышам. Ә әниемә минем тырышып укып, “5”ле алып кайтуым ошый. Әнием бүләкләр бирәсен ярата, аның күңеле иркен. Әнием – җир йөзендәге барлык уңай сыйфатларны туплаган, безне дә шундый булырга өйрәтә.
Әниемнең исеме
Гәлдәй матур – Гөлчәчәк.
Әнием янда булганда
Якты минем киләчәк.

Гыйбадуллина Әнисә, 3нче сыйныф, Кайбыч, Бәрлебаш

Источник: sabantuyjournal.ru

Әниләр көненә багышланган“Әнием-кадерлем!”күңел ачу кичәсе

Алып баручы Хәерле көн хөрмәтле әниләр, балалар! Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен барыгыз да беләсез..

Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.

Рекомендуем почитать ►
Зимнее оформление группы

Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде. (Балаларның һәм әниләрнең фотолары белән презентация куела)

Бәйрәмнәрдә кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык….

Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул безнең балаларыбыз!

Балалар кереп, тезелеп басалар.

Мин сине бик тә яратам.

Синең күзләреңә карыйм да

Барлык борчуларым таратам.

Бүләк итеп кабул итәсең.

Килә минем сиңа һәркөн шулай

Гел шатлыклар бүләк итәсем!

Алар безгә нык терәк.

Кайгыда да, шатлыкта да

Алар безгә бик кирәк.

Кирәк безгә сакларга.

Күңелемдә гел яз минем,

Син булганда янәшәмдә,

Бердәнберем, газиз әнием!

Әни сүзе – изге сүз.

Күпме наз һәм нур сибелә

Бу гади сүз үлемсез.

Без керәбез һәр көнгә

Кояш кирәк җир йөзенә,

Әни кирәк һәркемгә.

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Ул әни бит – минеке.

Күмәкләшеп, бергә , дуслар

Бәйрәм итик, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әни кебек булсам иде! –

Аның назлы сүзләре.

Их, яратам әниемне-

Аның нурлы күзләре.

Гел елмаеп торсам иде.

Тирә – юньгә, әни кебек

Гел нур чәчеп торсам иде!

Бирер идем кояш нурларын,

Әни кеше генә кочагында

Назлый белә кызын, улларын.

Йолдыз сузар идем кулыңа.

Әни кеше генә җан сулышын

Өрә синең гомер юлыңа.

Иркә сүзләр- синең телдә генә,

Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

Изге синең, әнием, теләгең дә!

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

Әниләрнең белик кадерен.

Җил – давыллардан саклап үстерә ул

Кызганмыйча бөтен гомерен.

– Балалар, җир йөзендә иң кадерле кеше кемул? Әлбәттә, барысы да шулай уйлый. Кадерле, әниләр, бүген бәйрәмдә балаларыгызны үз яныгызга алып янәшә утырыгыз әле.Ә иң кыюларны мин бүген бәйгегә чакырам.Сез түргә рәхим итегез!

Ә мин бәйрәмгә затлы бүләкләр алырга булышкан иганәчеләребезгә рәхмәт сүзләре җиткерәм.

Бүләкләр: 1. стенага киемнәр өчен элгеч. (Кадак) 2. Тап бетерүче машина. (Бетергеч). 3. Ерак арага уй – фикерләрне җиткерүче җайланма. (Конверт) 4. Пылесос «Метисам». (Кисточка) 5. Универсаль рюкзак. ( Пакет) 6. Мини-палас. (Кулъяулык)

  1. 14. Эмальны ялтырату өчен кулланма. (Теш щеткасы)

(Тантаналы көй)

Ә хәзер, иң кызыгы башлана! Без әниләребезне конкурс программасында катнашырга чакырабыз! Уен булгач бәя бирүче жюри да булырга тиеш, жюри белән ташыштырып китәм – ул мин! Җиңүчегә саллы бүләкләрне дә үз хуҗаларын табарлар дип ышанам

Беренче бирем “Иң тапкыр әни” дип атала.Әниләр турында мәкальләр бик күп, аларны әниләребез белә микән, шуны тикшереп карыйбыз.

Без мәкальнең башын башларбыз, сез ахырын әйтеп бетерерсез.

– Ана сүзен тотмаган олыгайганчы… (игелек күрмәгән)

– Ана ачуы – язгы кар: күп булса да…. (тиз эри)

– Ана куены (туннан җылырак)

– Яктылык – кояш янында, яхшылык – (ана янында)

– Үз анасын зурлаган, (кеше анасын хурламас)

– Анасына өргән эт (бүре авызына төшәр)

– Алтмышка җитсен бала (Ана өчен һаман да бала.)

Икенче бәйге: “Балаларыбызны беләбезме?” дип атала. Сезгә сораулар бирелә, җавапны балалрдан без алдан алдык, ә сез хәзер җавап бирәсез. Сорауларга җаваплар балаларыгыз белән туры килерме, әллә юкмы? Балагызны беләбезме икән? Хәзер тикшереп карарбыз.

– Балагыз нинди төс ярата?

– Нинди кием кияргә ярата?

– Балагызның яраткан тәрбиячесе кем?

– Балагыз кайсы бәйрәмне ярата?

– Балагыз нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?

– Сезнең пешергән кайсы ризыгызны бигрәк тә яратып ашый?

– Гаиләдә кемне күбрәк ярата?

Әниләр җавап бирә, аннан соң балаларныкы белән чагыштырыла. Баланы иң яхшы белүче әни билгеләнә.

– Кечкенәләр төркеме балалары сезнең өчен сюрприз әзерләде______________________________________________________

Сез балагызны яхшы беләсезме? (әниләргә сорау) Башка бала белән бутамыйсызмы? Яхшы, хәзер тикшереп карарбыз!

Балаларыгызны ничек яхшы белү турындагы биремнәребезне дәвам итәбез. Күзләрне бәйләгән килеш балаларның кулларыннан үз балаңныкын танып алу

(Бим белән Бом (клоуннар) килеп керәләр)

Бим: Бом, карале, монда нинди күп балалар һәм кунаклар җыелган. Әйдә исәнләш.

Бом: Юк, Бим, әйдә син беренче исәнләш.

Бим: Юк, Бом, син беренче исәнләш.

Бом: Юк, Бим, син исәнләш.

Бим: Исәнмесез, әбиләр һәм бабайлар!

Нәрсә көләсез, әллә дөрес әйтмәдемме?

Бом: Хәзер, хәзер дөреслим.

Исәнмесез, маймыллар һәм кызлар! Әллә мин дә ялгыштыммы?

Бергә: Хәзер менә шарикларыбызны гына борып куик та. (Боралар, бер – берсенә карашып)

– Исәнмесез, шук малайлар, матур кызлар һәм хөрмәтле әниләр!

Бом: Сез безне таныдыгызмы?

Бим: Мин – Бим булам!

Бом: Ә мин – Бом булам!

Я, әле, әйтеп карагыз әле. (Балалардан әйттерәләр)

Бим: Балалар, сез нинди бәйрәмгә җыелдыгыз соң?

Балалар: Әниләр бәйрәменә.

Бом: Ә сез әниләрегезне яратасызмы соң?

Бим: Әйдә тикшереп карыйк, әниләренә назлы сүзләр әйтә беләләрме икән

Бим: Э хәзер тиз генә физзарядка ясап алыйк.

Бом: Безнең белән тезел рәткә

Ясыйк бергә физзарядка!

Бим: Кулны куйдык үкчәгә,

Тезләргә һәм жилкәгә.

Көлми торабыз көчкә.

Бом: Без бердәм, без көчле,

Күрегез безнең көчне!

Елмаябыз һәм көләбез.

Бим: Алабыз бер серләшеп,

Биибез бергәләшеп! (Дәртле музыка)

Алып баручы 1. Бәйгебезне дәвам итәбез. Алдагы бирем Тәмлетамак дип атала.Бу бәйгене бергәләп чәй эчәсе килгәнгә уйлап таптык. Чөнки әниләребез тәмле-тәмле күчтәнәчләр белән килгән (кул чабулар)

Алып баручы 1. Бүген сезгә әзерләгән биремнәр тәмамланды. Җиңүчене билгеләп, аларны бүләкләргә вакыт җитте. Жюри – ул мин инде, җиңүчене билгеләргә авырсынып торам, чөнки безнең бар әни дә иң – иң яхшысы һәм әниләр өчен һәр берегезнең кызы, һәм улы иң уңган һәм булган. Мин киңәшләштем дә үз – үзем белән һәм җиңүче итеп бар әнине дә игълан итәм. Ә бүләкләр, безнең җиңүчеләр өчен генә дип әзерләнгән. Көйгә серле капчык җибәрәм, көй туктагач шуннан бер бүләк сертификатын аласыз.

Бүләкләр: 1. Дачада киемнәр өчен кечкенә элгеч. (Кадак) 2. Тап бетерүче машина. (Бетергеч). 3. Ерак арага уй – фикерләрне җиткерүче җайланма. (Конверт) 4. Пылесос «Метисам». (Кисточка) 5. Универсаль рюкзак. ( Пакет) 6. Мини-палас. (Кулъяулык)

  1. 14. Эмальны ялтырату өчен кулланма. (Теш щеткасы)

Әлбәттә, бу шаярту бүләкләре булды. Ә хәзер, әниләр өчен иң кадерле бүләкләрне, бала үз куллары белән ясаган кечкенә генә бүләкләрне зур итеп кабул итеп алыгыз.

Бәйрәм бүләксез булмый ул.

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны,

Хәзер менә күрерсез!

Алып баручы (Талгын музыка) Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсак иде.

Источник: gayanova_i_v.a2b2.ru


Об авторе: Светлана Игоревна