04.02.2019      93      Комментарии к записи Балаларның сәламәтлеген ныгытуда сәламәтләндерү технологияләре куллану отключены
 

Балаларның сәламәтлеген ныгытуда сәламәтләндерү технологияләре куллану


Актаныш авылы гомуми үсеш бирүче № 4 балалар бакчасы

“муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе”

Балаларның сәламәтлеген ныгытуда

сәламәтләндерү технологияләре куллану.

Балаларның сәламәтлеген ныгытуда

сәламәтләндерү технологияләре куллану.

“Сәламәтлексез бәхетле булып булмый” дигән В.Г.Белинский.(Без здоровья невозможно исчастья)

Балаларның сәламәтлеге елдан ел кими.Моның сәбәзбе булып тирә як тора: һава, су, азык-төлек.

Балалары сәламәт булуын теләмәүче әти-әниләр юктыр ул. Ләкин ничек сәламәт булырга икәнлеген барсы да белеп бетерми. Шулай ук балаларны нык,көчле итәр өчен чыныктыру чаралары да куллана белмиләр.

Балаларның сәламәтлеге нәрсәдән тора соң? Балаларның сәламәтлеге ул авырулар булмау гына түгел ә аларның ә аларның физик, психик,социаль яктан уңай торышы да.

Шушы нәтиҗәләрдән чыгып түбәндәге максатларны куярга була:

– Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны сәламәт тәрбияләргә.Ул үз эченә:шат күңелле,актив,кызыксынучан,тирә-якның уңайсызлыкларына җайлашкан,түземле һәм көчле,югары дәрәҗәдә физик һәм акыл үсешенә ия бала тәрбияләүне ала. ФГОС баланың шушы үзенчәлекләрен исәптә тотып белем бирү проөесын алып баруны күздә тота.

Бүгенге көндә сәламәтлекне ныгытуның, авыруларны киметүнең, балалар эшчәнлегенең дәрәҗәсен күтәрүнең иң кулай ысулларының берсе булып организмны чыныктыру тора.

Организмны чыныктырганда түбәндәге 3 принөепны күз алдында тотарга кирәк.

  1. Чыныктыруны системалы алып бару.
  2. Тәйсир итү көчене эзлекле күтәрелүе.
  3. Баланың индивидуаль үзенчәлеген һәм эмоөиональ торышын исәптә тоту.

Чыныктыру ул чыныктыру процедурасы гына түгел ә комплекслы , көн дәвамында алып барыла торган чара. Ул шулай ук һава режимын,бүлмәне эзлекле җилләтүне,һава температурасын нормада тотуны саклауны үз эченә ала.

Бала организмын чыныктыру ысуллары арасыннан кызыклы,үзенчәлекле,уңайлы формалары булып:

Рижский алымы.

Таз төбенә вак ташлар салына,тозлы су аяк чугын күмәрлек итеп салына(1 л.суга 10-20 г. диңгез тозы салына), 2 мин суда йөрелә,чиста су белән чайкала һәм сөлге белән аяклар кызарганчы ышкыла. Бу ысул чыныктырып кына калмый ә яссытабанлылыкны да сәламәтләндерә. Башта су температурасы 36 градус, 2-3 көн саен 1 градуска түбәнәя, 22-24 градуска җитә.

Пробкалы массаж.

Бу уен формасындагы массаж кече яшьтәге балалар өчен дә уңайлы.Массаж нзәтиҗәсенлә күзәнәкләр киңәяләр, кан йөреше аларның туклануы яхшыра, тән тиресе чистара ,тонус күтәрелә. Пробкалы массаж организмда маддәләр алмашын көчәйтә. Массаждан соң пробкалар чистартылалар(обрабатываются).

Сулыш гимнастикасы.

Бу төр чыныктыру Л ФК га керә.Сулыш гимнастикасы организмга өлешләп һәм шулай ук гомуми тәэсир итә. Ул борын белән дөрес суларга өйрәтә. Борын белән сулау баланың авыручанлыгын киметә. Белем алу эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.Тулысынча тирән сулыш алу үпкәләрне киңәйтә һәм күкрәк читлегенең диформациясен бетерә.

И.С.Красикова ның элементар сулыш күнегүләрен куллану бик отышлы:”Уч төбеңә өр” “Шар кабарт”.

Шулай ук М.Лазереваның сулыш алу ысулы да бик үзенчәлекле. Аның ысулы буенча һәр аваз да аерым чыныктыруга тәэсир итә. Аның ысулы “Терелтүче авазлар” дип атала.

А.Н.Срельникованың сулыш гимнастикасы ысулы да үзенчәлекле. Ул гади,аңлаешлы,нәтиҗәле. Анда сулыш хәрәкәтләр белән алып барыла.

Бу сулыш гимнастикасын эшләгәндә түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк.

-борын белән кыска сулыш алырга.

-сулышны алган саен авыз аша чыгарырга.

-сулыш алуны хәрәкәт белән бергә башкарырога.

-барлык сулыш алулар марш темпында башкарыла.

-эчтән генә санарга(8 әр тапкыр санала)

Сулыш гимнастикасы,массаж һәм чыныктыру чаралары төрле авырулардан, салкын тиюдән, бронхиальный астмадан ярдәм итә.

Балалар бакчасының төп бурычы булып – балаларны мәктәпкә әзерләү тора.Әгәр дә бала мәктәпкәчә яшь чорда сәламәтлеген сакласа һәм ныгытса аңа мәктәптә уңайлы булачак. Ә без үз чиратыбызда әти-әниләр белән бердәм эш алып барсак кына нәтиҗәгә ирешәчәкбез.

Балаларның сәламәтлеген ныгытуда

сәламәтләндерү технологияләре куллану.

Бүгенге көндә мәктәпкәчә учреждегиеләрдә сәламәтләндерү технологияләренә зур урын бирелә. Ул үз чиратында мәктәпкәчә белем бирүнең иң зур бурычларының берсе, балаларның сәламәтлеген ныгытуга, саклауга юнәлтелгән. Балаларны балалар бакчасында сәламәт тәрбияләү өчен балаларда үз сәламәтлекләренә, тормышларына һәм башка кешеләрнекенә аңлы караш тәрбияләргә кирәк.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендәге эшчәнлек балалрны сәламәтләндерүгә, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга юнәлтелгән. Юкка гына ,ул, росиядә белем бирү программасы модернизациясенә кертелмәгән. Куелган бурычларны үтәүнең бер ысулы булып сәламәтләндерү технологияләре тора. Алардан башка балалар бакчасында педагогик процесны күз алдына китерүе кыен. Нәрсә соң ул сәламәтләндерү технологияләре? Балалр бакчасында аны ничек алып барырга, кулланырга кирәклеге күп кенә профессиональ педагогларга да, бу технологияләрне үз практикасында кулланып эшләүче кешеләргә дә сер булып кала. Шулай да бу төшенчәгә аңлатма биреп китик.

Сәламәтлек ул кешенең физик һәм социаль торышы.(ВОЗ Уставы буенча).

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә сәламәтләндерү киң кулланылышта. Ул балаларга тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегендә сәламәтлекне саклау һәм ныгытуны режимлы алып бару. Ул үз чиратында балаларның физик, психик һәм социаль яктан уңай торышын булдыруга юнәлтелгән эшчәнлек.

Икенче төрле әйткәндә-махсус оештырылган,билгеле бер вакыт аралыгында, белем бирү эшчәнлегенең бер кыйсасына керлелгән, сәламәтлек саклауга юнәлтелгән, белем бирү,тәрбия,өйрәтү процесындагы балалар һәм тәрбияченең эшчәнлеге.

Техноллогия ул педагогның профессиональ эшчәнлегенең коралы (инструменты). Педагогик технологиянең асылы булып эшчәнлекнең этаплылыгы(пошаговость) тора.

Педагогик техналогияләрне түбәндәгеләр белән аерылалар:

– Максат һәм бурычларның конкрет һәм аерым ачык булулары белән

– Тормышка ашыру ысуллары һәм алымнары

– Максатка ирешү өчен төрле чаралар куллану

– Нәтиҗәләрнең критерияләрен бәяләү.

Педагогик техналогияләрнең төп үзенчәлеге булып алрның сәламәтлекне ныгытуга юнәлдерелгән булуы тора.

Мәктәпкәчә белем бирүдә сәламәтләндерү технологияләренең түбәндге төрләре кулланыла:

– Сәламәтләндерү һәм белем бирү технологияләре;

– Балада социаль психологик уңай т орыш булдыру технологиясе;

– Педагогларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту;

– Әти – әниләрне сәламәтләндерү технологияләре белән таныштыру(валеологическое просвещение).

Медико – профилактик тихнологияләр

Медицина работниклары күзәтүе астында сәламәтлекне саклау һәм ныгыту. Балаларның сәламәтлеген оптимальләштерү максатыннан төрле мониторнглар ошәтыру һәм тәкъдимнәр бирү. Туклануны, физик үсешне, чыныктыруны күзәтү күзәтү. Балалар бакчасында профилактмик чаралар оештыру. СанПиН тәлапләрен үтәүдә контроль һәм ярдәм оештыру.Балалар бакчасында сәламәтләндерүгә шартлар тудыру.

Физкультура – сәламәтләндерү технологияләре.

Ул баланың физик үсешен, сәламәтлеген ныгытуга юнәлтелгән. Үз чиратында аларга түбәндәгеләр керә:

Физик сыйфатны хәрәкәт активлыгын үстерү, чыныктыру, сулыш гимнастикасы, массаж(үз – үзеңә массаж), яссы табанлылыклан һәм умыртка баганасын дөрес формалаштыру буенча профилактика,суда һәм тренажорларда сәламәтләндерү процедуралары, физик яктан актив булырга һәм сәламәтлекне ныгытуга күнекмәләр тәрбияләү.Бу төр технологияләр физкультура белгече һәм тәрбиячеләр белән берлектә аерым формаларда һәм шартларда оештырылалар.

Сәламәтләндерү һәм белем бирү технологияләре.

Бу төр технологияләрнең максаты булып балада үз-үзенең сәламәтлегенә,кеше тормышына аңлы караш,сәламәтлекне ныгытуда белем туплау,үз –үзенә физик һәм психолгик ярдәм итү өчен компитентность тәрбияләү тора. Бу төр технологияләрнең төп принцебы булып баланың шәхси үзенчәлекләрен,кызыксынуын исәпкә алып эш итү тора.

Балада социаль – уңай торыш булдыру технологиясе.

Мәктәпкәчә яшьтәге балада психик һәм социаль сәламәтлек булдыру технологиясе. Бу технологияләрнең төп бурычлары булып балада эмциональ,яшьтәшләре,өлкәннәр ,гаиләсе белән аралашканда позитив психологик торыш булдыру тора. Бу төр технологияләр белән психолог аерым балалар белән очрашып шулай ук тәрбияче һәм башка төр специалистлар эш итә. Бу төр технологиягә педагогик эшчәнлек барышындагы баланың үсешенә психологик, психолого –педагогик тәэсир итүне дә кертергә була.

Педагогларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту технологиясе.

Бу төр технологияләр балалар бакчасындагы педагогларга сәламәтлек культурасын шулай ук профессиональ сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга теләктәшлек итү үсешен үстерүгә юнәлтелгән. Юкка гына “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” димиләр бит.

Әти –әниләрне сәламәтләндерү технологияләре белән таныштыру. Монда инде зти әниләр белән бердәм эш алып баруны күзә дә тотарга кирәк. Баланың үз-үзен тотышындагы үзгәрешләрне тиз арада әти-әнигә хәбәр итәргә.

Рекомендуем почитать ►
Интегрированное занятие по экологии во второй младшей группе - Путешествие в весенний лес

Сәламәтлек саклау бурычлары булып түбәндәгеләр торалар:

– Балаларның сәламәтлеген ныгыту

-Тулы психик үсеш өчен шартлар тудыру.

– Һәрбер балага мәктәпкәчә яшь чорын күңелле һәм эчтәлекле итеп үткәрергә мөмкинлек тудыру .

Балалар бакчасында сәламәтлекне ныгытуның түбәндәге технологияләрен кулланырга мөмкин:

Источник: a2b2.ru

Тәрбиячеләр: Ибатуллина З.Г.

Тематика блоклар:

Белем бирү эшчәнлеге:

· ДүшәмбеФизик тәрбия

· СишәмбеҖыр

· Чәршәмбе Физик тәрбия

· Пәнҗешәмбе Җыр

· Җомга Физик тәрбия

ИРТӘНГЕ ГИМНАСТИКА

№1 «Яраткан уенчыкларым».

Колоннага тезелү, исәнләшү.

Сул якка сикерү белән борылу.

Бирем белән йөрү ( чүгәләү, сикерү, төрле якка йөгерү).

1. «Аумас курчак». Б.т.: аяклар аерылган, куллар — билдә.

– б.т. кайту. – 5 тапкыр кабатлау.

2. «Куянкайлар». Б.т.: аяклар бергә, кулларны күкрәккә бөгү.

Урында йомшак сикерү хәрәкәтләрен ясау. – 5 тапкыр кабатлау.

3. «Аюкай». Б т.: аркада яту, аяклар бергә , куллар күкрәк тирәсендә.

– башта уң аякны күтәрәбез, төшерәбез,

-аннары сул аякны күтәрәбез, төшерәбез, әкерен темта эшләү- 4-5 тапкыр кабатлау.

4. Гади йөрү. Сулыш алу — кулларны өскә, тын алу — аска.

Барыбыз да сәламәт, зарядкага мең рәхмәт!

№2. «Шаян казлар».

Колоннага тезелү, исәнләшү.

Сул якка сикерү белән борылу.

Бирем белән йөрү ( чүгәләү, сикерү, төрле якка йөгерү).

Б. Т. – басып, куллар төшерелгән,

-кулларны як-якка җәеп , казлар кебек “кычкыру”

– кире үз халәткә кайту – 3-4 тапкыр кабатлау.

– кулларны як-якка җәеп, алга иелү һәм казлар кебек “ысылдау”.

– кире үз халәткә кайту – әкерен темта 4-5 тапкыр кабатлау.

– ике аякта сикерү – 2-3 тапкыр кабатлау.

4. Гади йөрү. Сулыш алу — кулларны өскә, тын алу — аска.

Барыбыз да сәламәт, зарядкага мең рәхмәт!

№3. «Безнең тәнебез».

Колоннага тезелү, исәнләшү.

Сул якка сикерү белән борылу.

Бирем белән йөрү ( чүгәләү, сикерү, төрле якка йөгерү).

Б.Т. – басып, аяклар җилкә тигезлегендә, куллар төшерелгән,

– кулларны алга сузу һәм “менә безнең кулларыбыз” дип әйтү,

– кире үз халәткә кайту- 5 тапкыр кабатлау.

Б.Т. – басып, куллар артта, аяклар җилкә тигезлегендә

– алга иелү, куллар белән тезне күрсәтү һәм “ менә безнең тезебез” дип әйтү.

– кире үз халәткә кайту- 5 тапкыр кабатлау.

Б.Т. – басып, куллар теләгәнчә,

– ике аякта сикерү- 8 тапкыр кабатлау,

4. Гади йөрү. Сулыш алу — кулларны өскә, тын алу — аска.

Барыбыз да сәламәт, зарядкага мең рәхмәт!

№4. «Урмандагы агачлар»

Колоннага тезелү, исәнләшү.

Сул якка сикерү белән борылу.

Бирем белән йөрү ( чүгәләү, сикерү, төрле якка йөгерү).

Б.Т. – басып, аяклар җилкә тигезлегендә, куллар аста,

– кире үз халәткә кайту – әкерен темта 5 тапкыр кабатлау.

Б.Т. – басып, аяклар аерылган, куллар артка яшерелгән,

– кулларны өскә күтәреп, башта уңга, аннары сулга селкенү,

– кире үз халәткә кайту – 4-5 тапкыр кабатлау.

Б.Т. – басып, куллар аста, аяклар җилкә тигезлегендә,

– 2-3 тапкыр чүгәләү, 6-8 тапкыр сикерү,

– 2-3 тапкыр кабатлау, сикерүне йөрүгә алыштыру.

4. Гади йөрү. Сулыш алу — кулларны өскә, тын алу — аска.

Барыбыз да сәламәт, зарядкага мең рәхмәт

Комплекс утренней гимнастики

И. п. — ноги на ширине ступни, платочек в обеих руках у груди. Выпрямить руки вперед — показать платочек, вернуться в исходное по­ложение (5 раз).

И. п. — ноги на ширине плеч, платочек в обеих руках внизу. На­клониться и помахать платочком вправо, влево, вправо. Выпрямиться, вернуться в исходное положение‘(3—4 раза).

И. п. — ноги на ширине ступни, платочек в обеих руках внизу. Поднять платочек вверх, присесть, спрятаться за платочек, встать, вер­нуться в исходное положение (4—5 раз).

И. п. — ноги слегка расставлены, платочек в правой руке, левая ру­ка на поясе. Прыжки на двух ногах на месте, помахивая платочком (вы­полняется под счет воспитателя или удары в бубен), в чередовании с небольшой паузой.

Комплекс утренней гимнастики

И. п. — ноги на ширине ступни, руки вдоль туловища. Руки в сторо­ны, за голову; руки в стороны, вернуться в исходное положение (4 раза).

И. п. — ноги на ширине плеч, руки за спину. Руки в стороны, на­клон вперед, коснуться пальцами рук носков ног; выпрямиться, вер­нуться в исходное положение (4 раза).

И. п. — стойка на коленях, руки на пояс. Наклон вправо (влево), выпрямиться, вернуться в исходное положение (по 3 раза).

И. п. — лежа на животе, руки согнуты в локтях перед собой. Сги­бание и разгибание ног поочередно на счет 1—4, затем пауза и повторе­ние упражнения.

И. п. — ноги слега расставлены, руки на поясе. Прыжки на двух ногах на месте, в чередовании с ходьбой (выполняется под счет воспи­тателя или удары в бубен).

Тирә – як белән танышу

САФ ҺАВАДА КҮЗӘТҮЛӘР

АТА – АНАЛАР БЕЛӘН ЭШ

Нәфис әдәбият белән танышу (УМК)

БАРМАК УЕННАРЫ

(Урта, атсыз һәм баш бармакларыгызны берләштереп сузарга, бала да кабатлый.)

төнлә тычканнар тотам. (Г.Корбановадан)

(Урта һәм атсыз бармакларыгызны баш бармакка терәгез. Имән һәм чәнти бармаклаыгызрны бөкләгез – бу «колаклар».)

Чаптым хәлем беткәнче. (Г.Корбановадан)

(Уң кулыгызның баш бармагын өскә таба күтәрегез. Уң кулыгызга сул кулыгызны куегыз – бу «атның яллары». Сул кулыгызның баш бармагын да өскә таба күтәрегез. Аннары кулларыгызны алмаштырыгыз.)

– Калма артта! И-һа-һай! (А.Әюпова)

(Кулларыгызны баш өстенә чалыштырып салыгыз, бармакларыгызны аерыгыз. Күнегүдән соң кулларыгызны селкетеп алыгыз.)

Источник: poisk-ru.ru

Комплекслы – тематик план

Аңлатма язуы

«Музыка» белем бирү эшчәнлеге эчтәлеге балаларның музыкальлекләрен, музыканы хис-тойгы белән кабул итү сәләтләрен үстерү максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә Һәм белем бирү бурычларын билгели.

Татар музыкасына карата кызыксыну уяту, аны тыңларга теләк белдерү. Аның хисле-образлы эчтәлеге турында сөйләү, кичерешләр белән бүлешү.

Татар композиторларының музыкаль әсәрләрен тыңлап, музыканың төп өч жанры: «җыр», «бию», «марш» төшенчәләрен бирү. Балаларның музыка характерын, кәефен бирә белү сәләтләрен үстерү.

Музыка уен кораллары (курай, кубыз, тальян гармун һ. б.) һәм аларның яңгырашы белән танышуны дәвам итү. Татар җырларын дөрес, сәнгатьле итеп һәм аңлап башкарырга, сүзләрен ачык итеп әйтергә күнектерү.

Татар биюенә хас гади хәрәкәтләр («аяк очларында атлап йөрү», «чүгү», «аяк очларында күтәрелү», «берле бишек», «баш-үкчә», «култыклашып әйләнү», «борма» (гади вариант) һ. б.) белән таныштыруны дәвам итү.

Музыка характерына туры китереп, ритмлы хәрәкәтләр башкаруны формалаштыру.

Хәрәкәтле импровизацияләрдә музыкаль образны чагылдырырга омтылуны хуплау, балалар белән бергә гәүдәләнеш вариантларын («тәкәббер» әтәч, «кайгыртучан» тавыклар, тик-тормас чебиләр һ. б.) тикшерү, музыкаль әкият эчтәлеге һәм характерына дөресрәк туры килә торган образны сайларга булышу, һәр иҗади табышны хуплау.

Балалар эшчәнлегенең төрле структурасына музыка өстәү; матур әдәбият, сынлы һәм театр сәнгатьләре әсәрләрен файдаланып, кәефкә туры килерлек һәм хис-кичерешләргә ярдәм итәрлек музыка астында катнаш музыкаль эшчәнлек үткәрү.

3.Милли – җирле компонент (НРК)

Аңлатма язуы

Тәрбияләү һәм белем бирү бурычлары:

Туган йортка, балалар бакчасына, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү. Туган шәһәрнең күренекле урыннары белән таныштыру.

Татар халкының мәдәниятенә, гореф –гадәтенә кызыксыну уяту. Декоратив – кулланма сәнгате белән таныштыру.

Рекомендуем почитать ►
Календарно-тематическое планирование во второй младшей группе на сентябрь

Рус халкының мәдәниятенә, гореф –гадәтенә кызыксыну уяту. Декоратив – кулланма сәнгате белән таныштыру.

Үткән буын иҗат иткән барлык әйберләргә ихтирам тәрбияләү.

Комплекслы – тематик план

4. Балалар бакчасында сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән коррекцион эш

Балалар бакчасының төп максаты – сәламәт балалар белән сәламәтлекләре чикләнгән балаларны уртак шартларда инклюзив белем бирү эшчәнлегендә тәрбияләү һәм белем бирү. Мәҗбүри шарт – сәламәт балалар белән микро төркемнәрдә үзара тәэсир итешеп белем һәм тәрбия алу. Ә иң уңышлы шарт булып, әти-әниләрне белем бирү эшчәнлегенә тарту тора. Үзвакытлы һәм бердәм тәрбия һәм белем бирү генә мондый балаларга үзләренең потенциалларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Тәрбия һәм белем бирүпсихологның системалы, тәңгәл, тоташ күзәтүе астында алып барыла. Шулай ук тәрбияче дә психологик яктан әзер булырга тиеш.

Инклюзив практиканы тормышка ашыручы белем бирү эшчәнлегенең төзелеше системалы,компетентлы, дифференциацияле якын килүче структуралы һәм функцональ модель кирәклеген таләп итә:

– Шәхси туры килү принцыбы баланы төрле яктан өйрәнә һәм балага яраклашучы педагогик йогынты бирә.

– Мөстәкыйль активлыкны хуплаучыпринцыбы баланың ирекле эшчәнлеген тәэмин итә.

– Социаль үзара йогынты ясау принцыбы балаларны, әти-әниләрне һәм белгечләрне социаль һәм белем бирү эшчәнлегендә берләштерә.

– Тәртип принцыбы балаларның үзенчәлекләреннән чыгып, комплекслы тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеген үстерүдә төрле методлар һәм чаралар барлыкка китерә.

– Гаилә белән үзара тәэсир итешү принцыбы үзара әти –әниләр белән дуслык мөнәсәбәтләре оештыруны таләп итә.

Сәламәтлекләре чикләнгән балаларга белем һәм тәрбия бирү уңышлы булсын өчен, дөрес бәя бирү һәм үзенә бер төрле белем бирү эшчәнлеген оештыру мәҗбүри. Бу психолог, медик һәм педагогик диагностикасыннан чыгып эшләнә:

– үз вакытында балаларның чикләнгән мөмкинлекләрен билгеләү;

-шәхси псилог – педагог үзенчәлекләрен билгеләү;

-коррекцион эш оештыру, коррекцион эшне бәяләү;

-белем бирү һәм тәрбия шартын билгеләү;

-сәламәтлек чикләнгән балаларның әти – әниләре белән эш.

Иң төп принцип булып комплекслы яраклашу тора. Ул үз эченә баланың эшчәнлеген, үз-үзен тотышын, хис -кичерешләрен,ихтыяр көчен, күз күремен, хәрәкәтләнүен, ишетү сәләтен, тән сиземләүвен, невролог статусын ала.

Баланы өйрәнү – медицина һәм псхолог – педагог тикшерүне күзаллый

Сәламәтлеге чикләнгән балалар.

Сәламәтлеге чикләнүче балалар берничә төргә бүленә:

– Хәрәкәттә чикләнүче балалар;

– Психик үсеше тукталган балалар.

Психик үсеше тукталган балаларны аерым карыйк.:

– Психик үсеш җиңел рәвештә тоткарлана;

– Белем бирү буенча ташландык балалар;

– Негатив психик хәле (аручанлык, киеренкелек,йокы һәм аппетит югалу)

– Үз –үзеңне тотышта үзгәрешләр (артык хәрәкәтчән, игътибар җитмәүче балалар)

– Башлангыч психик авырулар (шизофрения, аутизм, эпилепсия)

Источник: mylektsii.ru

VI.Сулыш органнары.

Чыныгу процедуралары кагыйдәләре белән таныштыру һәм тест үткәрү. “ Ташбака”, “Сары һәм зәңгәр таяклар” кышкы уеннарынөйрәнү һәм уйнау.

Сулыш белән идарә итә белү кагыйдәләре белән таныштыру. Авылыбыз фельдшеры белән очрашу, практик эш үткәрү. “ Төлке аулау”, “ Кыңгырау” кышкы уеннарын өйрәнү һәм уйнау.

VII.Азык һәм туклыклы матдәләр.

Дөрес туклану кагыйдәләре белән таныштыру, тест үткәрү. Я.Трахтманның “Ничек ашау яхшы” хи кәясе буенча сөйләшү алып бару. “ Бармак”, “ Син йөгер” хәрәкәтле уеннарын өйрәнү һәм уйнау.

VIII. Үз- үзеңә контрольлек итү.

Үз- үзеңә контрольлек итү көндәлеге төзү, контроль күнегүләр өйрәнү. “Ике урамлы”хәрәкәтлеуенын өйрәнү һәм уйнау.

IX. Күңел күтәренкелеге, нәфислек.

Гимнастик күнегүләрнең төрләре белән танышу. А.Дороховның “Яшьләй картайган малай” хикәясен уку һәм әңгәмә үткәрү. “Чык, йөгер”, “Укытучылы” хәрәкәтле уеннарын өйрәнү һәм уйнау.

X. Беренче ярдәм.

Бәрелгәндә, борыннан кан киткәндә беренче ярдәм кагыйдәләре белән таныштыру, практик эш үткәрү.

Җәрәхәтләнү, бәрелү, пешү, өшү очраклары турында сөйләү. Үтәлергә тиешле кагыйдәләр белән таныштыру. “Борчак чәчеш”, Кем тизрәк?” хәрәкәтле уеннарын өйрәнү һәм уйнау.

Һава, су, кояш ярдәмендә организмны чыныктыру юллары белән таныштыру. Җәйге каникул чорында үз сәламәтлегеңне кайгырту турында аңлату, инструктаж үткәрү. “ Туплы эстафета” хәрәкәтле уенын өй рәнү һәм уйнау. Ярыш- эстафета үткәрү.

Ел ахырына көтелгән нәтиҗәләр

Балалар белергә тиешләр (теория):

1. Сәламәт яшәү рәвешенең төп өлешләрен.

2. Туклануның төп кагыйдәләрен.

3. Шәхси гигиена кагыйдәләрен.

5. Уен уйнаганда куркынычсызлык кагыйдәләрен.

7. Дару үләннәренең төрләрен.

8. Беренче ярдәм күрсәтү юлларын.

9. Кешенең хәрәкәтләнү, күчү ысулы һәм үзенчәлеге турында.

10. Физик күнегүләр үтәгәндә сулау системасы һәм хәрәкәте, бу системалар эшчәнлегенең гади тикшерү ысулы турында.

11. Шәхси гигиенаның гомуми һәм шәхескә хас нигезе, чыныгу процедуралары куллану кагыйдәләре, гәүдәнең бозылуын булдырмау чаралары турында.

12. Имгәнү сәбәпләре һәм аны кисәтү кагыйдәләре турында.

Балалар булдыра алырга тиешләр (гамәлдә):

1. Театрлаштырылган уеннарны уйный белергә.

2. Иртәнге гимнастик күнегүләрне үтәргә.

3. Күмәк уеннарда катнашырга.

4. Дару үләннәрен дөрес җыярга.

Укучыларда түбәндәге универсаль уку гамәлләре формалашырга тиеш:

– игътибар дәрәҗәсен һәм уйлау киеренкелеген үзлектән идарә итәргә, әйләнә-тирә мохитнең үзгәрешенә җайлашырга, кискен хәлдән чыгу юлы табарга, тиз генә бер фикергә килергә һәм аны үтәргә, җитәкчелек итәргә, иптәшләрчә ярдәмләшергә, гомуми максатка ирешергә;

– координацияләр үсешенә һәм гәүдәнең дөрес формалашуына физик күнегүләр җыелмасын төзи һәм дөрес итеп үти белергә;

– үзлектән хәрәкәтле уеннар оештыра һәм үткәрә белергә;

– чаралар вакытында классташлары белән үзара ярдәмләшә белергә.

Программа эшчәнлегенең нәтиҗәсе дип түбәндәгеләрне санарга:

ü Укучыларның сәламәт яшәү рәвеше турында күп мәгълүмат белүе.

ü Зарарлы гадәтләре булмау.

ü Укучыларның сыйныф, мәктәп күләмендә узган чараларда актив катнашуы.

ü Сыйныфның инсценировкалы тамашаларда чыгыш ясавы.

ü Сәламәтлек саклау буенча гади генә проект эшләре.

ü Ата-аналарныңсәламәтлек саклауда активлыклары.

Гигиена һәм сәламәтлек саклау буенча кече яшьтәге мәктәп балаларының белем һәм күнекмәләренең якынча күләме

Тема I. Физик культура һәм чыныгуның сәламәтлеккә әһәмияте

1. Иртәнге гимнастика – зарядка

Тема II : “Укучыларның акыл эшчәнлеге гигиенасы”.

1.Көндәлек режим

2.Мәктәптә уку эшчәнлеге гигиенасы

Источник: studopedia.su

Фәридә БАТЫРШИНА,
Казандагы катнаш төрдәге 355 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

1–2 яшьлек балаларның сөйләм үсеше дәрәҗәсен билгеләү өчен, шундый тәҗрибә үткәрелгән: бер балага олы кеше бер-бер артлы 1, 2, 3 бармагын күрсәтеп: «Син дә шулай ит!», – ди. Биремне төгәл, дөрес эшләгән бала – яхшы сөйләшә, ә начар сөйләшүче бәләкәчләр бармакларын аерып күрсәтә алмыйлар.

Димәк, баланың кул хәрәкәтләрен төгәл, иркен башкаруына ирешми торып, аның сөйләм үсешен камилләштереп булмый. Бармак хәрәкәтләре үсеше артта калса, сөйләм үсеше тоткарлана.

Хәзерге вакытта ата-аналар да бармак уеннары уздыру белән ныграк кызыксына башлады. Ләкин балалар бакчасында өйрәнү өчен лексик темага уеннар табу бик авыр. Бармак уеннары рус телендәге китапларда еш очрый, ә татарча ярдәмлекләрдә андый күнегүләр сирәк була. Л.Х.Дәүләтшинаның «Бармакларны уйнатабыз – сөйләм телен үстерәбез» дигән китабы моңа мисал булып тора. Без бу китап материалында гына тукталмаска тырыштык һәм рус телендә чыккан кайбер җыентыкларны өйрәнеп чыктык. «Развитие мелкой моторики рук у детей раннего возраста» (Е.А.Янушко), «Солнышко на ладошке. Пальчиковые и жестовые игры детей от года» (Е.А.Савельева), «Гимнастика для пальчиков – для девочек и мальчиков» (Т.П.Трясорукова) шундыйлардан.

Җыентыклардан алынган уеннарны татар төркеме балаларына яраклаштырып кулландык. Шул уеннарның кайберләре белән таныштырып китәбез.
1. Яшел аланда (кул чукларын бер-берсе белән ышкыйлар)
Маймыллар сикерә (бармаклар хәрә­кәтләнә).
Алар арыдылар,
Үләнгә төштеләр (бармакларны йодрык­ка җыялар).
2. Бу – кул (бер кул йомарлана, ачыла).
Килде песи һәм китте, китте, китте (баш һәм имән бармак бәлән уч төбендә атлау хәрәкәтләре ясала),
Чәнти бармакка җитте (чәнти бармакны ышку).
Бу да кул,
Кара, икенче песи монда (икенче кул бе­лән дә шул ук хәрәкәтләр ясала).
Тиз, тиз, тиз йөгерде,
Чәнти бармакка җитте.
Песине куып тотыйк (ике кулны кушып күрсәтү).
Кулларны чәбәклибез (кулларны чәбәк­ләү).
3. Очрашты ике песи: «Мияу-мияу!»

Рекомендуем почитать ►
Консультации для родителей на осень в старшей группе

Политика конфиденциальности | Антикоррупционная политика
Свидетельство о регистрации СМИ: Эл № ФС 77-71190

Источник: magarif-uku.ru

«Физик культура» белем бирү өлкәсе

«Физик культура» белем бирү өлкәсе эчтәлеге балаларда физик культура шөгыльләренә кызыксыну һәмаңлы караш, гар­монияле физик үсеш формалаштыру максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә һәмбелем бирү бурычларын билгели.

Татар халык уеннары белән таныштыру. Таныш уеннар­ны мөстәкыйль оештыруны, ярыш элементлары кергән уен­нарда катнашуларын хуплау. Уен кагыйдәләрен үти белү күнекмәләрен үстерү. Яшьтәшләре белән уйнаганда, гадел көндәшлек культурасы тәрбияләү.

Хәрәкәтле уеннарда җитезлек, тизлек, сыгылмалылык, чы­дамлылык кебек сыйфатларны үстерү.

Саф һавада хәрәкәтле уеннар

Хәрәкәтле уеннар балаларның физик үсешенә булыша, сәламәтлекләрен ныгыта, хәрәкәт координациясен яхшырта. Әлеге уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Бу уеннарны уйнаганда билгеле бер кагыйдәләрнең үтәлү мәҗбүрилеге балаларны тәртипкә, үз эш гамәлләр, хәрәкәтләрен барларга өйрәтә. Уенның шартларын истә калдыру аша балаларда күзәтүчәнлек тәрбияләнә, истә калдыру сәләте, хәтер эшчәнлеге яхшыра. Уен бапрышанда балалар бергәләп уйнау, хәрәкәт итү, ситуацияне хәл итү кебек күнекмәләргә өйрәнәләр, башка балалар арасында үзеңне тоту, гомуми кагыйдәләргә буйсыну кебек тәртип кагыйдәләрен үзләштерәләр.

«Куркынычсызлык» белем бирү өлкәсе

«Куркынычсызлык» белем бирү өлкәсе эчтәлеге үз тор­мышыңның куркынычсызлыгы нигезләрен һәм экологик аң (әйләнә-тирә дөнья куркынычсызлыгы) алшартларын форма­лаштыру максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә һәмбе­лем бирү бурычларын билгели.

Тормыш куркынычсызлыгы нигезләрен формалаштыру

Балаларда мөстәкыйльлек, җаваплылык хисе үстерү; тор­мыш һәм сәламәтлекләрен саклау өчен, үз-үзеңне дөрес то­туның әһәмиятен аңлауларына ирешү.

Таныш булмаган кешеләр белән мөмкин булган һәм очрак­лы очрашулар һәм аралашу барышында балаларда үзләрен ни­чек тотарга кирәклеге турында ачык күзаллау булдыру. Таныш булмаган кеше белән үзең генә калу һич тә ярамавына һәм кур­кынычлыгына игътибарларын юнәлтеп, балалар белән шун­дый очраклы очрашулар вакытында килеп чыккан хәлләрне бергәләп карау һәм фикер алышу.

Юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрү тәртибе формалаштыру

Хәрәкәт юнәлешен (сүзле яки җаваплы) сигнал буенча алыштырып, «үзеңнән» һәм «үзеңә таба», бирелгән юнәлештә хәрәкәт итү; бер урыннан икенче урынга мөмкин булган күчешләр турында килешеп, әйләнә-тирәне үзләштерү; уен барышында объекттан (хәрәкәт итүче машина, поезд) хәрәкәт чагыштырмалылыгын билгеләргә өйрәтү.

Әйләнә-тирәдәге предметларның бер-берсенә карата булган урыннарын мөстәкыйль ачыклый белүләренә ирешү: өстенә – өстендә, буенча – астында, сулда – уңда, артында – алдында, янында, янәшәсендә, арасында, уртасында, өстәрәк – астарак. Тирә-юньдәге кешеләр һәм предметлар арасында үзеңнең тор­ган урыныңны билгеләү күнекмәләре үстерү.

Светофорның төсләрен (ике яклы, җәяүле өчен), «Балалар», «Хәрәкәт тыела», «Җәяүлеләрнең хәрәкәте тыела», «Велоси­педлар хәрәкәт итү тыела», «Велосипед юлы», «Хастаханә» һ. б. юл хәрәкәте билгеләренең зурлыгын, төсен һәм форма­сын, регулировщик таягының төсен ачыклау нигезендә, сенсор сиземләү күнекмәләре формалаштыру.

Балаларга югары куркынычлык зоналары турында сөйләү. «Тайгак юл», «Куркыныч борылыш», «Юл эшләре», «Кыргый хайваннар», «Шлагбаумлы тимер юл чаты» һ. б. кисәтүче юл билгеләре белән таныштыру, аларның охшаш һәм аермалы якларына игътибар итү.

Балаларны берничә полосалы хәрәкәт булган юлны чыгу алгоритмы белән таныштыру; юлларда, юл аркылы чыккан­да, тәртипкә салына торган урам чатларын чыкканда ори­ентлашырга күнектерү. Балаларны «юл билгесе» төшенчәсе, юл чатларында җәяүлеләр хәрәкәтен тәртипкә сала торган «Җәяүлеләрнең җир асты юлы», «Җәяүлеләрнең җир өсте юлы» билгеләре белән таныштыру.

Хәрәкәтне сигналлар ярдәмендә җайга салучы ЮХИДИ инспекторы эшчәнлеге белән таныштыру, җәмгыять өчен аның хезмәтенең әһәмиятлелеген бәяләү күнекмәләре үстерү.

Балаларның махсус транспорт чаралары билгеләнеше («ашыгыч ярдәм» машинасы, «полиция» машинасы, «ян­гын сүндерү» машинасы һ. б.) турындагы белемнәрен ачык­лау; сигнал тавышларына игътибар итәргә, аларны аера белергә өйрәтү; кайбер аерым очракларда махсус транспорт чараларының юл йөрү кагыйдәләрен бозу мөмкинлегенә игъ­тибар иттерү.

Метрода: вагонда (ишекләргә сөялмәү, чыгарга алдан әзерләнү), станциядә (бер юнәлештә хәрәкәт итү, тыелган сызыкка басмау), экскалаторда (уң якта басу, үз хәрәкәтеңне экскалатор хәрәкәтенә яраклаштырып керергә һәм чыгарга әзерләнү); турникетлар аша үткәндә үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре белән таныштыру.

Метрода, юлларда, шәһәр (авыл) урамнарында үз-үзеңне куркынычсыз тотуның мөһимлеген аңларга ярдәм итү; әхлакый аралашу үрнәкләре («рәхмәт», «рәхмәтлемен сезгә», «гафу итегез», «рәхимле булыгыз», «мөмкин булмасмы» һ. б.) биреп, гади этикет кагыйдәләрен үзләштерергә булышу.

Җәмәгать урыннарында үз кыланышыңны һәм башка кешеләрнең үз-үзләрен тотышын күзәтү, чагыштыру, каршы кую, бәяли белү күнекмәләрен үстерү; балаларның юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен үтәмәгән очракта килеп чыккан күңелсез хәлләрне, аларның башка кешеләрнең эмоциональ халәтенә йогынтысын аңлауларына ирешү.

Үзең яшәгән җирлектә транспорт чараларының төрле­легендә ориентлашу күнекмәләрен үстерү: өйдән балалар бакчасына кадәр, үзәк мәйданга һ. б. җирләргә кадәр нинди маршрут автобусы белән барырга мөмкин, әти-әниләр нинди транспорттан файдалана һ. б.

Балаларны машинада утырып йөрү кагыйдәләре белән та­ныштыру: балалар урындыгында (креслосында) утыру һәм каеш белән эләктереп кую, машина йөртүченең игътибарын читкә юнәлдермәү, тәрәзәдән башны чыгармау, үзең белән очлы предметлар алмау; үз хәрәкәтләреңне контрольдә тотар­га өйрәнү.

Уңга һәм сулга борылышлар ясап, түгәрәк буйлап, елан- сымак, ике яки өч тәгәрмәчле велосипедта йөрергә өйрәнүне дәвам итү; үз хәрәкәтләрең белән идарә итә белергә, велоси­педта, аннть йөрү урыннарын билгеләргә өйрәтү.

Балаларның хәрәкәтле уеннар, спорт һәм эстафета уеннары («Каршылыклы юл», «Күңелле ярышлар» һ. б.) оештыру ини­циативасын хуплау.

Балаларга таныш булган юл билгеләрен, урам чатлары, тук­талышлар, ике яклы хәрәкәт, төрле билгеләнештәге транспорт хәрәкәтен файдаланып, җөяүлеләр һәм пассажирлар булып уй­нарга мөмкинлекләр бирә торган уен ситуацияләре тудыру һәм юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерү өстендә эшләү.

Танып белү бурычларын үтәгәндә модельләштерү ысулын аннт: күләм һәм киңлек бәйләнешләрен билгеләү («Бүлмә буйлап сәяхәт», «Бала кая киткән?» һ. б.).

Чынбарлыкта булган, вербаль һәм вербаль булмаган уй­лап чыгаруларга таянып, эчке программалаштыруның гади операцияләренә өйрәтү: ситуацияләрне уйнап күрсәтү, про- странствода биналарның, транспорт чараларының, җәяүлелөр, юл билгеләренең урнашу макетын һәм моделен ясау күнекмәләре формалаштыру.

Алынган мәгълүматны (су, җир өсте, тимер юл, һава, җигүле транспорт) гомумиләштерергә һәманнкыйль эшчәнлектә файдалана белергә өйрәтү («Нәрсә артык?», «Ав- тоюллар лотосы», «Юл доминосы» һ. б.).

Балаларның проблемалы характердагы сораулар бирүләрен хуплау, укыганнары буенча фикер алышуга теләк тудыру («Светофор эшләмәсә, нәрсә булырга мөмкин?», «Әгәр туп транспорт йөри торган юлга тәгәрәп чыкса, нишләргә?» һ. б.). Балаларны проблемалы ситуацияләрне чишәргә генә түгел, ә бәлки үз фикерләрен әйтеп бирергә өйрәтү.

Юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләренең кайберләрен ныгыту максатыннан, уйлап чыгарган әкият­ләрдән, тормыш тәҗрибәләреннән алынган хикәяләр, шигырьләрдән, үзләре ясаган рәсемнәрдән (аппликацияләр­дән) китап-җыентык төзүләрен хуплау.

Мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә эзләп табарга мөм­кинлек бирү.

Экологик аң алшартларын формалаштыру

Табигатьтә үз-үзеңне тоту культурасын формалаштыруны дәвам итү. Туган як табигате өчен куркыныч булган кайбер чы­ганаклар турында сөйләү (агачларны кисү, урман янгыннары, көчле салкыннар, сулыкларны пычрату һ. б.).

Табигать белән кешенең үзара бәйләнеше, әйләнә-тирәнең кешенең сәламәтлегенә йогынтысы турында күзаллаулар бул­дыру.

Балаларны хуҗасыз хайваннар белән очрашканда мөмкин булган куркыныч хәлләр турында искәртү.

Источник: stydopedia.ru


Об авторе: Светлана Игоревна