16.02.2019     Комментарии к записи Шигырьне – зенч – леге отключены
 
Шигырьне – зенч – леге

Х. Туфанның «Гөлләр инде яфрак яралар» шигыре озакка сузылган каты сугышның тәмамлануын хәбәр итә. Шигырь − үзенә бертөрле. Шагыйрь әйтергә теләгән фикерен, җыйнап, беренче строфада әйтеп бирә. Аннан соң һәр юлына өстәмә аңлатма бирелә бара. Шуның белән шагыйрь шигъриятнең чын остасы буларак гәүдәләнә.

Гөлләр яфрак ярганда, ягъни яз көне коточкыч сугыш тәмамлана. Сугыш бетүен бигрәк тә балалар көтә. Чөнки алар бу елларда кайгыларны күп күрделәр: кайберләре иң якын кешеләрен югалттылар, ятим калдылар. Ләкин әле алар үз өйләренә «кояш керүен» − шатлыклы хәбәр килүен көтәләр, өметләрен өзмиләр. Кайгы, ачлык үзәкләренә үтсә дә, «сугыш алласы»ның җиңү салютлары сугышның бетүен хәбәр итә. Балалар барысын да белә: фашизмның ни икәнен дә, җәлладны да, аждаһаны да. Моңарчы әкиятләрдә генә очрый торган явыз көчләр илебезгә бетмәс-төкәнмәс афәт китерделәр. Шуңа аларны кызгану мөмкин түгел − аларга бары тик дар элмәге генә лаек.

Җиңү барысыннан да өстен. «Язы җитте, язы дөньяның!» − дип кычкырып, урамга йөгереп чыгасы, «Солдат туганым»ны кысып кочаклыйсы, рәхмәт әйтәсе килә. Шигырьне укып чыккач, минем күз алдыма менә шундый вакыйгалар килде.

Г. Ибраһимов. «Кызыл чәчәкләр»

Биш дусның язмышы
(Инша)

Г. Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр» повестенда бала чактан бер авылда туып, бер авылда үскән биш дусның язмышы күрсәтелгән. Повестьны уку барышында дусларның язмышлары ил язмышына килеп тоташуы ачыла. Хәзер инде аларны «дус» дип тә атап булмый. Алар, ике лагерьга бүленеп, бер-берсенең кан дошманына әвереләләр.

Г. Ибраһимов «Кызыл чәчәкләр» әсәре белән, яңа тормышны төзү бик күп фаҗигаләр бәрабәренә мөмкин булды, дигән фикерне үткәрә.

Г. Гобәй. «Маякчы кызы»

Бирем. Сезнең таң атканны күргәнегез бармы? Ул нинди булып исегездә калды?

Таң ата. Бу − табигатьнең иң могҗизалы, иң серле, иң гүзәл вакыты.

. Әнә бар дөнья әкияттәгедәй сихри тынлыкка чумган, шылт иткән тавыш та юк. Күктәге берәм-сәрәм йолдызлар әкрен генә төссезләнәләр. Көнчыгыш ягы алсулана, аннан, агара төшеп, таң сызыклары беленә башлый.

Урман артыннан күтәрелгән кояшның алсу йөзе ашыкмый гына җир өстенә күз сала: «Мин юкта ул-бу булмаганмы, барысы да исән-саулармы?» Шуны гына көткәндәй, таллыкта сандугач сайрап җибәрә; әрәмәлектә күке аваз сала; салкынча шаян җил агачларны, үләннәрне, битләрне сыйпап үтә; чыклы чирәм, кычыткан исе борыннарны кытыклый; кайдадыр кайтмый калган сарык бәтие тавыш бирә; абзарларда иренеп кенә сыерлар мөгрәп куя; йокы аралаш казлар каңгылдап ала. Ара-тирә капка ачылган-ябылган тавышлар ишетелгәли. Хуҗабикәләр торып, сыер саварга керешәләр. Тирә-якка җылы сөт исе тарала.

Ул арада кояш тагы да югарырак күтәрелә, серле тынлык юкка чыга, җирдә яңа көн башлана.

Мәрдән абзый − бары әти, әти.
(Инша)

«. Илсөяр, шатланып, иркен сулады. Иркәләнеп, әтисенең битенә башын куйды.

− Таң атканда бигрәк тә матур инде безнең бу Агыйдел, әти, әйеме?

Әһә, исегезгә төштеме? Әйе, әнә Мәрдән абзый белән Илсөяр, бер-берсенә сыенып, таң атуның хозурлыгына хәйран калып утыралар Г. Гобәйнең «Маякчы кызы» әсәрендә.

Минем әтием дә Мәрдән абзыйга охшаган: киң күңелле, сабыр, мөлаем. Әти белән безгә рәхәт, тыныч. Әтиләрнең барысы да шундый олы җанлы булалар, дип уйлыйм.

Илсөяр образына характеристика
(Инша)

Илсөяр − Г. Гобәйнең «Маякчы кызы» әсәрендә төп геройларның берсе. Ул әтисе һәм бабасы белән яши. Ул аларны бик ярата, булдыра алган кадәр булышып яши. Гаилә эчендәге татулык, җылы мөнәсәбәт безне сокландыра.

Илсөярнең исеме матур булган кебек, күңеле дә матур. Ул кечкенәдән табигатьне, Агыйдел буйларын бик яратып үсә, урманда ялгыз гына рәхәтләнеп йөри ала. Урман аны үзенең хәзинәсе белән һәрвакыт сыйлап тора. Табигать тә, аның яхшылыгын аңлаган кебек, Илсөяргә ярдәмгә килеп тора.

Безне, аның яшендәге балаларны, Илсөярнең батырлыгы, куркусызлыгы да таң калдыра. Сугышның иң хәтәр көннәрендә җаваплы эш белән урманга партизаннар янына китә ул.

Күңелендәге курку хисен бик тиз җаваплылык хисе алыштыра. Нинди генә эшкә тотынса да, ахырына кадәр җиткерергә өйрәнгән кыз ул. Партизаннарны таба, хәбәрне җиткерә, көне буе ашамаган икәнлеген дә онытып, партизаннарга ярдәм итеп йөри.

Миңа Илсөярнең бик кызыксынучан, күзәтүчән һәм тиктормас булуы да ошады. Иделнең кая койганын да, «Кунак бабай»ның кем икәнлеген дә беләсе килә, хәтта «Кунак бабай»ның артыннан күзәтеп бара. Аклар пароходына һөҗүм вакытында, хәйлә табып, якыннан күзәтеп тора.

Илсөяр − бик мөстәкыйль, тырыш, тынгысыз, тәвәккәл, булдыклы кыз. Ул, үзе турында уйлаудан бигрәк, якыннары өчен тырыша. Әтисенә, бабасына ярдәмгә килергә әзер тора. Олы җаваплылык хисе тоеп яши.

Әсәрне укыгач, миндә Илсөяргә карата соклану белән бергә бераз гына көнләшү хисләре дә туды. Илсөярдәге кайбер сыйфатлар миндә җитешми икән ич. Дөрес, мин дә әтиемне, әниемне, энемне, туганнарымны бик яратам. Гаиләбез дус һәм тату. Ләкин Илсөяр хәлендә калсам, мин аның кебек эшли алыр идемме икән? Урманга ялгыз бару түгел, кайвакытта өйдә үзем генә калырга шүрләгән чаклар була. Моннан соң андый вакытларда Илсөярне искә төшерермен һәм аның кебек кыю, батыр булырга тырышырмын.

И. Юзеев. «Бакчачы турында баллада»

Көчле рухлылар гына мактауга лаек
(Инша)

Татар әдәбиятында И. Юзеевны башка бер шагыйрь белән дә бутап булмый. Ул иҗатының тематикасы, романтик рухы, сурәтле фикерләү рәвеше белән чордашларыннан бик нык аерыла. Аның әсәрләренә эчкерсезлек хас. Матурлык, кешелеклелек турында ихлас күңелдән җырлый, ямьсез күренешләргә, куркаклыкка, икейөзлелеккә борчыла.

Шагыйрь «Бакчачы турында баллада» әсәрендә сынландыру аша яшәүнең максаты, кешегә хезмәт итү, җирдә явызлыкка каршы көрәшеп, яхшылыкны, матурлыкны, гаделлекне саклау темасын күтәрә.

И. Гази. «Өч Мәхмүт»

Бирем. Өченче Мәхмүт сезгә ошадымы? Ни өчен икәнен аңлатыгыз.

И. Газинең «Өч Мәхмүт» хикәясендә Мәхмүт исемле өч малай турында сөйләнә. Вакыйгаларны өченче Мәхмүт бәян итә.

Мәхмүтләрнең исемнәре генә охшаш. Характерлары, эш-шөгыльләре белән бер-берсеннән аерылып торалар. Беренче Мәхмүт − хезмәт укытучысы. Икенчесе − Кәтүк Мәхмүт, кечкенә буйлы. Аңардан барысы да көләләр. Өченчесе − хикәяләүче.

Миңа өченче Мәхмүт бик үк ошап бетмәде. Ник дисәгез, мактанырга ярата ул. Башкаларга ияреп булса да, Кәтүк Мәхмүтне дә кыерсыта, яклау турында уйлап та карамый. Кәтүк Мәхмүт бит беркемгә дә начарлык эшләми, бер генә эштән дә читләшми, булдыра алган кадәр тырыша, ә буе кечкенә булганга, ул гаепле түгел. Малайлар да, өченче Мәхмүт тә моны аңламыйлар.

Минемчә, укытучы Мәхмүт сөйләгәннән соң, өченче Мәхмүтнең Кәтүк Мәхмүткә карашы үзгәрер. Чөнки аңарда кызгану хисе уянды. Кызгану хисе булган кеше башкаларны кыерсыта алмас, дип уйлыйм мин.

Ч. Айтматов. «Беренче мөгаллим»

Беренче укытучым
(Инша)

Укытучым! Укытучы апам! Минем өчен изге, кадерле, тылсымлы бу сүзләр!

. Чәчәкле сентябрь ае. Мин тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәм. Менә шул вакытта мине, эчкерсез елмаеп, ягымлы дәшеп, беренче укытучым − Асия апа каршы алды. Әле дә ул минем күз алдымда елмаеп басып тора: кап-кара күзле, кара кашлы, озын кара чәчле һәм күзлек кия. Түгәрәк йөзенә зур күзлек килешеп тора.

Ул безнең сабый күңелләребезгә ачкыч таба белде, һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Ул безнең белән бергә шатланды да, көенде дә: безне чын кешеләр итеп тәрбияләргә тырышты; намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте, һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алды. Матур итеп җырларга, очып-очып биергә, сәнгатьле укырга, рәсем ясарга да Асия апабыз өйрәтте.

Рәхмәт Сезгә, сөекле укытучыбыз! Тормыш дулкыннары кайларга гына алып китсә дә, Сез минем йөрәгем түрендә булырсыз. Киләчәктә до бик күп сабыйларга белем бирергә, бик күпләрнең күңел түрләрендә иң кадерле, иң гүзәл кеше булып сакланып калырга язсын Сезгә, Асия апа!

Рекомендуем почитать ►
Пожелания учителю

Яхшылык җирдә ятмый
(Инша)

Дөнья серләренә ныграк төшеним, тормышыңны кешеләргә файдалы, мәгънәле итим дисәң, белем алырга, укый-яза белергә кирәк. Шуңа күрә һәр заманда да белемле кешенең кадере зур булган. Укырга-язарга өйрәтүче кешене дә зурлап укытучы, остаз, мөгаллим дип атыйбыз, еллар узса да, аларга карата хөрмәт хисе күңелләрдә сүрелми.

Күренекле кыргыз язучысы Ч. Айтматовның «Беренче мөгаллим» әсәрендә укытучы Дүшән турында сүз бара. Үзе дә яңа гына укырга-язарга өйрәнгән Дүшән, авылга кайтып, балалар укыта башлый. Үз гомерләрендә укытучы, китап, мәктәп күрмәгән кешеләр өчен бу зур вакыйга була. Ләкин авыл кешеләре уку-язуның нәрсәгә кирәклеген аңларлык дәрәҗәдә түгел. Алар бернәрсә белән кызыксынмыйча, томана хәлдә яшәүгә күнеккәннәр.

Әсәр һәр укучының күңелендә йөргән изге хисләрне чагылдыра. Чөнки безнең һәрберебезнең дә беренче укытучысы һәм яраткан остазлары бар. Минем дә беренче укытучым Әнисә апа Гыйльметдин кызына күңелемдә олы рәхмәт хисләре йөри. 6 нчы сыйныфта булсам да, мәктәптә Әнисә апа белән очрашканда, әниемне күргәндәй рәхәт булып китә. Укытучы һөнәре җиңел түгелдер. Бигрәк тә беренче кат мәктәпкә аяк баскан, авырлыкларның, кайгы-хәсрәтләрнең ни икәнен дә белмәгән нарасыйларны хәреф танырга һәм шуның аша дөньяны, тормышны аңлый белергә, сынмаска, сыгылмаска өйрәтү. Рәхмәт сезгә, олы җанлы, киң күңелле, мәрхәмәтле укытучыларыбыз!

Источник: mybiblioteka.su

Музыкальное развлечение День Знаний

Источник: studopedia.info

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Люция Бәдретдин кызы Хәбибуллина 1926 елның 7 декабрендә Вагай районының Тугыз авылында укытучы гаиләсендә туа.

1940-1941 уку елында Яңа Кәешкүл жидееллык мәктәбен тәмамлап, Тубыл педагогия училищесына укырга керә. Яңа Кәешкүл мәктәбенә математика укытучысы булып эшләргә килә. Кечкенәдән әдәбиятны бик яраткан Люция апа 1948-1950 елларда Казан институтының филология факультетын тәмамлап, Төмән өлкәсенә эшкә килә. Башта Төмән районының Кыштунлы җидеелык мәктәбендә 3 ел эшләп, Акъяр мәктәбенә тел-әдәбият дәресләрен укытырга җибәрелә. Озак еллар Төмән районы мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларның методик берләшмәсе җитәкчесе булып эшли.

Люция апа эшкә бөтен көчен куя. Мәктәп эше генә түгел, ә Татарстанда, Төмән өлкәсендә үткәрелгән югары дәрәҗәдәге конференция-съездларда, әдәбият атналыгы-декадаларда, халыкара форумнарда актив катнаша.

Җыеп кына әйткәндә, Люция апа татар халкыбызның телен үстерүдә эз калдыручы күркәм бер зат ул. Мин аның белән горурланам!

Ул безнең Акъяр мәктәбендә генә үзенең 44 ел гомерен татар теле һәм әдәбиятын укытуга багышлады. Бу үзе бер гомер!

Люция апа безне сөйләшә белергә, туган телнең байлыгын, матурлыгын гына күрергә өйрәтмәде, ә дөньяны танырга, андагы яхшы һәм начарны аерырга, гореф-гадәтләребезнең матурлыгын күрә белергә өйрәтте. Һәммәбезне дә дәрестә дулкынландыра, тыңлаган саен тирән уйларга калдыра белгән укытучы. Кирәк чакта ярдәм кулын сузды.

Без укыганда берничә зур татар конференцияләрен мәктәптә үткәрде. Анда Татарстаннан күренекле шагыйрь һәм язучылар килделәр: Ә.Исхак, Т.Миңнуллин, И.Юзеев, М.Фәйзуллина, З.Нури, Х.Сәрьян һ.б. һәм Төмән өлкәсеннән күп укытучылар катнаштылар. Монда да Люция апабыз безнең өчен тырышты. Без аның укыткан дәресләреннән биргән киңәшләрен, уй-фикерләрен үз йөрәкләребезгә салып куйдык. Мин үземне Люция апада укыганга иң бәхетле кеше дип саныйм. Үз туган телендә сөйләшә белгән кеше иң бәхетле кеше бит ул. Шуңа күрә хәзерге балалар да үз туган телләренә һәрвакыт олы хөрмәт белән карарга өйрәнсеннәр иде.

Люция апа сабыр, акыллы, камил холыклы, минем кебек күпме сабыйларга йөрәк жылысын өләшкән. Рәхмәт сезгә, Люция апа! Сез уникум бөек шәхес, чын педагог!

Хәзерге көндә дә апабызның ишеге һәрвакыт ачык. Алар Хатыйп абый белән һәркемне ачык йөз белән каршылыйлар, иң якын туганын очраткандай үз итеп, кочаклап алалар. Чәйләр эчереп, сөйләшеп утырабыз. Без аларны барыбыз да күрешү кичәсендә яратып көтәбез.

Гаҗәпләнүемне дә, горурлануымны да сиздермичә алардан кайтып булмый. Гаҗәпләнү-горурлану дигәнем шул: 90 яшьлек апа иҗат эшен туктатмый, әллә никадәр язмалар бастыра, татар конференцияләрендә докладлар белән чыгышлар ясый, китап чыгара («Туган як әдәбияты» 2 томда, « Себердә татар мәгарифе»).

Люция апа – себернең мәгариф йолдызы! Аның Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын исәпләп бетермәслек, ул РСФСРның халык мәгарифе отличнигы!

Озакламый Люция апабызның олы юбилее – 90 яше тула.

Кадерле Люция апа! Минем яраткан укытучым! Сезне чын күңелдән олы юбилеегыз белән тәбриклим.

Тирән рәхмәтләремне белдереп Гөлсирә МИРГАЛИЕВА- КАЧАЕВА (1976 елгы классы чыгарылыш укучысы).

Источник: yanarish72.ru

Х. Туфанның «Гөлләр инде яфрак яралар» шигыре озакка сузылган каты сугышның тәмамлануын хәбәр итә. Шигырь − үзенә бертөрле. Шагыйрь әйтергә теләгән фикерен, җыйнап, беренче строфада әйтеп бирә. Аннан соң һәр юлына өстәмә аңлатма бирелә бара. Шуның белән шагыйрь шигъриятнең чын остасы буларак гәүдәләнә.

Гөлләр яфрак ярганда, ягъни яз көне коточкыч сугыш тәмамлана. Сугыш бетүен бигрәк тә балалар көтә. Чөнки алар бу елларда кайгыларны күп күрделәр: кайберләре иң якын кешеләрен югалттылар, ятим калдылар. Ләкин әле алар үз өйләренә «кояш керүен» − шатлыклы хәбәр килүен көтәләр, өметләрен өзмиләр. Кайгы, ачлык үзәкләренә үтсә дә, «сугыш алласы»ның җиңү салютлары сугышның бетүен хәбәр итә. Балалар барысын да белә: фашизмның ни икәнен дә, җәлладны да, аждаһаны да. Моңарчы әкиятләрдә генә очрый торган явыз көчләр илебезгә бетмәс-төкәнмәс афәт китерделәр. Шуңа аларны кызгану мөмкин түгел − аларга бары тик дар элмәге генә лаек.

Җиңү барысыннан да өстен. «Язы җитте, язы дөньяның!» − дип кычкырып, урамга йөгереп чыгасы, «Солдат туганым»ны кысып кочаклыйсы, рәхмәт әйтәсе килә. Шигырьне укып чыккач, минем күз алдыма менә шундый вакыйгалар килде.

Г. Ибраһимов. «Кызыл чәчәкләр»

Биш дусның язмышы
(Инша)

Г. Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр» повестенда бала чактан бер авылда туып, бер авылда үскән биш дусның язмышы күрсәтелгән. Повестьны уку барышында дусларның язмышлары ил язмышына килеп тоташуы ачыла. Хәзер инде аларны «дус» дип тә атап булмый. Алар, ике лагерьга бүленеп, бер-берсенең кан дошманына әвереләләр.

Рекомендуем почитать ►
13 идей, как оригинально поздравить любимого учителя в школе

Г. Ибраһимов «Кызыл чәчәкләр» әсәре белән, яңа тормышны төзү бик күп фаҗигаләр бәрабәренә мөмкин булды, дигән фикерне үткәрә.

Г. Гобәй. «Маякчы кызы»

Бирем. Сезнең таң атканны күргәнегез бармы? Ул нинди булып исегездә калды?

Таң ата. Бу − табигатьнең иң могҗизалы, иң серле, иң гүзәл вакыты.

. Әнә бар дөнья әкияттәгедәй сихри тынлыкка чумган, шылт иткән тавыш та юк. Күктәге берәм-сәрәм йолдызлар әкрен генә төссезләнәләр. Көнчыгыш ягы алсулана, аннан, агара төшеп, таң сызыклары беленә башлый.

Урман артыннан күтәрелгән кояшның алсу йөзе ашыкмый гына җир өстенә күз сала: «Мин юкта ул-бу булмаганмы, барысы да исән-саулармы?» Шуны гына көткәндәй, таллыкта сандугач сайрап җибәрә; әрәмәлектә күке аваз сала; салкынча шаян җил агачларны, үләннәрне, битләрне сыйпап үтә; чыклы чирәм, кычыткан исе борыннарны кытыклый; кайдадыр кайтмый калган сарык бәтие тавыш бирә; абзарларда иренеп кенә сыерлар мөгрәп куя; йокы аралаш казлар каңгылдап ала. Ара-тирә капка ачылган-ябылган тавышлар ишетелгәли. Хуҗабикәләр торып, сыер саварга керешәләр. Тирә-якка җылы сөт исе тарала.

Ул арада кояш тагы да югарырак күтәрелә, серле тынлык юкка чыга, җирдә яңа көн башлана.

Мәрдән абзый − бары әти, әти.
(Инша)

«. Илсөяр, шатланып, иркен сулады. Иркәләнеп, әтисенең битенә башын куйды.

− Таң атканда бигрәк тә матур инде безнең бу Агыйдел, әти, әйеме?

Әһә, исегезгә төштеме? Әйе, әнә Мәрдән абзый белән Илсөяр, бер-берсенә сыенып, таң атуның хозурлыгына хәйран калып утыралар Г. Гобәйнең «Маякчы кызы» әсәрендә.

Минем әтием дә Мәрдән абзыйга охшаган: киң күңелле, сабыр, мөлаем. Әти белән безгә рәхәт, тыныч. Әтиләрнең барысы да шундый олы җанлы булалар, дип уйлыйм.

Илсөяр образына характеристика
(Инша)

Илсөяр − Г. Гобәйнең «Маякчы кызы» әсәрендә төп геройларның берсе. Ул әтисе һәм бабасы белән яши. Ул аларны бик ярата, булдыра алган кадәр булышып яши. Гаилә эчендәге татулык, җылы мөнәсәбәт безне сокландыра.

Илсөярнең исеме матур булган кебек, күңеле дә матур. Ул кечкенәдән табигатьне, Агыйдел буйларын бик яратып үсә, урманда ялгыз гына рәхәтләнеп йөри ала. Урман аны үзенең хәзинәсе белән һәрвакыт сыйлап тора. Табигать тә, аның яхшылыгын аңлаган кебек, Илсөяргә ярдәмгә килеп тора.

Безне, аның яшендәге балаларны, Илсөярнең батырлыгы, куркусызлыгы да таң калдыра. Сугышның иң хәтәр көннәрендә җаваплы эш белән урманга партизаннар янына китә ул.

Күңелендәге курку хисен бик тиз җаваплылык хисе алыштыра. Нинди генә эшкә тотынса да, ахырына кадәр җиткерергә өйрәнгән кыз ул. Партизаннарны таба, хәбәрне җиткерә, көне буе ашамаган икәнлеген дә онытып, партизаннарга ярдәм итеп йөри.

Миңа Илсөярнең бик кызыксынучан, күзәтүчән һәм тиктормас булуы да ошады. Иделнең кая койганын да, «Кунак бабай»ның кем икәнлеген дә беләсе килә, хәтта «Кунак бабай»ның артыннан күзәтеп бара. Аклар пароходына һөҗүм вакытында, хәйлә табып, якыннан күзәтеп тора.

Илсөяр − бик мөстәкыйль, тырыш, тынгысыз, тәвәккәл, булдыклы кыз. Ул, үзе турында уйлаудан бигрәк, якыннары өчен тырыша. Әтисенә, бабасына ярдәмгә килергә әзер тора. Олы җаваплылык хисе тоеп яши.

Әсәрне укыгач, миндә Илсөяргә карата соклану белән бергә бераз гына көнләшү хисләре дә туды. Илсөярдәге кайбер сыйфатлар миндә җитешми икән ич. Дөрес, мин дә әтиемне, әниемне, энемне, туганнарымны бик яратам. Гаиләбез дус һәм тату. Ләкин Илсөяр хәлендә калсам, мин аның кебек эшли алыр идемме икән? Урманга ялгыз бару түгел, кайвакытта өйдә үзем генә калырга шүрләгән чаклар була. Моннан соң андый вакытларда Илсөярне искә төшерермен һәм аның кебек кыю, батыр булырга тырышырмын.

И. Юзеев. «Бакчачы турында баллада»

Көчле рухлылар гына мактауга лаек
(Инша)

Татар әдәбиятында И. Юзеевны башка бер шагыйрь белән дә бутап булмый. Ул иҗатының тематикасы, романтик рухы, сурәтле фикерләү рәвеше белән чордашларыннан бик нык аерыла. Аның әсәрләренә эчкерсезлек хас. Матурлык, кешелеклелек турында ихлас күңелдән җырлый, ямьсез күренешләргә, куркаклыкка, икейөзлелеккә борчыла.

Шагыйрь «Бакчачы турында баллада» әсәрендә сынландыру аша яшәүнең максаты, кешегә хезмәт итү, җирдә явызлыкка каршы көрәшеп, яхшылыкны, матурлыкны, гаделлекне саклау темасын күтәрә.

И. Гази. «Өч Мәхмүт»

Бирем. Өченче Мәхмүт сезгә ошадымы? Ни өчен икәнен аңлатыгыз.

И. Газинең «Өч Мәхмүт» хикәясендә Мәхмүт исемле өч малай турында сөйләнә. Вакыйгаларны өченче Мәхмүт бәян итә.

Мәхмүтләрнең исемнәре генә охшаш. Характерлары, эш-шөгыльләре белән бер-берсеннән аерылып торалар. Беренче Мәхмүт − хезмәт укытучысы. Икенчесе − Кәтүк Мәхмүт, кечкенә буйлы. Аңардан барысы да көләләр. Өченчесе − хикәяләүче.

Миңа өченче Мәхмүт бик үк ошап бетмәде. Ник дисәгез, мактанырга ярата ул. Башкаларга ияреп булса да, Кәтүк Мәхмүтне дә кыерсыта, яклау турында уйлап та карамый. Кәтүк Мәхмүт бит беркемгә дә начарлык эшләми, бер генә эштән дә читләшми, булдыра алган кадәр тырыша, ә буе кечкенә булганга, ул гаепле түгел. Малайлар да, өченче Мәхмүт тә моны аңламыйлар.

Минемчә, укытучы Мәхмүт сөйләгәннән соң, өченче Мәхмүтнең Кәтүк Мәхмүткә карашы үзгәрер. Чөнки аңарда кызгану хисе уянды. Кызгану хисе булган кеше башкаларны кыерсыта алмас, дип уйлыйм мин.

Ч. Айтматов. «Беренче мөгаллим»

Беренче укытучым
(Инша)

Укытучым! Укытучы апам! Минем өчен изге, кадерле, тылсымлы бу сүзләр!

. Чәчәкле сентябрь ае. Мин тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәм. Менә шул вакытта мине, эчкерсез елмаеп, ягымлы дәшеп, беренче укытучым − Асия апа каршы алды. Әле дә ул минем күз алдымда елмаеп басып тора: кап-кара күзле, кара кашлы, озын кара чәчле һәм күзлек кия. Түгәрәк йөзенә зур күзлек килешеп тора.

Ул безнең сабый күңелләребезгә ачкыч таба белде, һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Ул безнең белән бергә шатланды да, көенде дә: безне чын кешеләр итеп тәрбияләргә тырышты; намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте, һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алды. Матур итеп җырларга, очып-очып биергә, сәнгатьле укырга, рәсем ясарга да Асия апабыз өйрәтте.

Рәхмәт Сезгә, сөекле укытучыбыз! Тормыш дулкыннары кайларга гына алып китсә дә, Сез минем йөрәгем түрендә булырсыз. Киләчәктә до бик күп сабыйларга белем бирергә, бик күпләрнең күңел түрләрендә иң кадерле, иң гүзәл кеше булып сакланып калырга язсын Сезгә, Асия апа!

Яхшылык җирдә ятмый
(Инша)

Дөнья серләренә ныграк төшеним, тормышыңны кешеләргә файдалы, мәгънәле итим дисәң, белем алырга, укый-яза белергә кирәк. Шуңа күрә һәр заманда да белемле кешенең кадере зур булган. Укырга-язарга өйрәтүче кешене дә зурлап укытучы, остаз, мөгаллим дип атыйбыз, еллар узса да, аларга карата хөрмәт хисе күңелләрдә сүрелми.

Күренекле кыргыз язучысы Ч. Айтматовның «Беренче мөгаллим» әсәрендә укытучы Дүшән турында сүз бара. Үзе дә яңа гына укырга-язарга өйрәнгән Дүшән, авылга кайтып, балалар укыта башлый. Үз гомерләрендә укытучы, китап, мәктәп күрмәгән кешеләр өчен бу зур вакыйга була. Ләкин авыл кешеләре уку-язуның нәрсәгә кирәклеген аңларлык дәрәҗәдә түгел. Алар бернәрсә белән кызыксынмыйча, томана хәлдә яшәүгә күнеккәннәр.

Әсәр һәр укучының күңелендә йөргән изге хисләрне чагылдыра. Чөнки безнең һәрберебезнең дә беренче укытучысы һәм яраткан остазлары бар. Минем дә беренче укытучым Әнисә апа Гыйльметдин кызына күңелемдә олы рәхмәт хисләре йөри. 6 нчы сыйныфта булсам да, мәктәптә Әнисә апа белән очрашканда, әниемне күргәндәй рәхәт булып китә. Укытучы һөнәре җиңел түгелдер. Бигрәк тә беренче кат мәктәпкә аяк баскан, авырлыкларның, кайгы-хәсрәтләрнең ни икәнен дә белмәгән нарасыйларны хәреф танырга һәм шуның аша дөньяны, тормышны аңлый белергә, сынмаска, сыгылмаска өйрәтү. Рәхмәт сезгә, олы җанлы, киң күңелле, мәрхәмәтле укытучыларыбыз!

Источник: studopedia.info

Похожие записи

Об авторе: Светлана Игоревна

Вступай в группу, больше не придется искать сочинения!!!